Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы кырларында сабан культуралары чәчәләр

Апрель ае өчен гадәти булмаган козу көннәр торды. Мондый эссе һава торышы игенчеләрне борчуга да сала.

Басулардагы дым запасы бик тиз һавага оча. Шуңа да бу көннәрдә мөмкин кадәр  күбрәк сабан культураларын чәчергә тырышалар. 

Без “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе кырларын әйләнеп кайттык. Биредә өч агрегат чәчүдә эшли иде.
Беренче тукталышыбыз Борискино кырында эшләүче Александр Николаев янында булды. Биредәге 113 гектарлы басуга ул бүген генә күчкән. Аңа кадәр исә Исәлек авылы янында 91 гектарга арпа чәчкән. Монда да ул арпа чәчә иде. 

Яңарак кына кыр башына аның Нью-Холланд тракторына тагылган чәчү комплексына орлык, ашлама төяделәр. Аларны басуларга үзенең МТЗ тракторына Кун-10 агрегаты тагып Александр Амуков башкарды. 

Мин Александр Николаевтан чәчү эшләренең барышы белән кызыксынам:

–    Мин иртәнге 6 да чәчә башлыйм һәм караңгы төшкәнче эшлим. Дөрес, караңгы инде кич сигезенче яртыда төшә дә. Кичә бер көндә 90 гектарга якын  җир чәчелде. Басулар тигез өлгергән. Беркая җыелып торган сулык күрмәссең. Бу  тракорда 3 нче сезон эшлим. Миңа кадәр аларда бертуганым Владимир эшләгән иде, – ди механизатор.

Мин:

–    Бигрәк дәү икән тракторыгыз, идарә итүләре, көйләүләре кыен түгелме? – дим.

–    Бу 540 ат көчле трактор. Бик ансат идарә итүләре. Көйләгәндә белгечләрне чаекыра идек, хәзер күбрәк үзем ремонтлыйм, – ди Александр Николаев.

Мин яңарак кына аңа ягулык та китереп киттеләр. Мин ягулык ташучы тәҗрибәле шофер Иван Амуков белән дә сөйләшеп алдым.

–    “Көньяк Әлки” идарәсендә ягулык ташучы булып эшлим. Борискинода эшләүче авылдашларныңа ягулык илт диделәр дә, монда да килдем, – ди Иван Амуков.

Ул 1981 елдан бирле шофер булып хезмәт куя. Соңгы 20 елда исә ягулык ташучы машинада эшли икән. 
Бу көннәрдә “Көньяк Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин кырлардан кайтып керми. Ул үзе дә  югары белемле агроном. 
Шул ук Борискино отрядында Радик Сәгыйтдинов К-735 тракторына тырма агрегаты тагын дым каплауда эшли иде. Ә Владимир Мирлачев борчак чәчүгә төшкән. Әхмәт отрядында бер агрегат көнбагыш чәчә башлаган. Идарәдә көнбагышны 1776 гектарда үстерәчәкләр. 

Әхмәттә инде  дым каплау, ашлама кертү эшләре төгәлләнгән. Равил Саттаров кичә көзге арпа җиренә ашлама кертүне төгәлләгән. 
Идарәдә 3649 гектар бодай басуына гектарына 100 килограмм исәбеннән минераль ашлама кертелгән.

Искәндәр Хәйруллин дым каплау эшләрен тәүлек әйләнәсе алып бару, эшне шактый тиз тотарга ярдәм итүче, ди. Хәзер тырмадан бушаган тракторлар культивациягә, чәчүгә төшкәннәр.. тракторчылар Михаил Сычев, Иван Колмыков, Илнар Гәрәев тырма агрегатларын куеп, чәчү өчен җир эшкәртәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев