Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы терлекчелек комплексларында кукуруздан силос салу эшләре бара

Райондагы терлекчелек комплексларының азык утарларында зур җанлылык – кукуруздан силос салу эшләре бара.

 
Хуҗалыкларда яшел масса өчен әлеге терлек азыгы патшасы 6,6 мең гектарда үстерелгән иде. Механизаторлар берничә көн эчендә, 45 мең тонна кукурузны урдырып, силос базларына салдылар. Көн саен азык утарына 4-5 мең тонна яшел масса кайта.
“Хузангай” җәмгыятендә 10 мең тоннадан артык силос салынды. “Карга” терлекчелек комплексында әлеге азык 12 мең тонна хәзерләнде. “Көньяк Әлки“ территориаль идарәсе Юхмачы савым комплексына 10 мең тоннага якын силос салган. Бу эш хәзер дә бик актив дәвам итә. Әлеге азык Чуаш Кичүе комплексында – 6 мең, Чаллыда 3 мең тоннага якын хәзерләнгән.
Быел кукуруздан әйбәт масса чыга. Кайбер кырларда гектарыннан 350–380 центнерга чаклы яшел масса алынган.
Малларны әлеге азык белән тулысынча тәэмин итү өчен, районда 100 мең тоннадан артык силос салу сорала. Механизаторлар бу норманы күпкә арттырып үтәрләр дигән ышаныч бар. Чөнки алдагы ел өчен дә запас туплап каласы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев