Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы товарлары Казан ярминкәсендә сатылды

Узган шимбәдә, 26 ноябрьдә, районыбыз, зур хәзерлек белән, Казанда авыл хуҗалыгы товарларын сату буенча ярминкә үткәрде.

Бу ярминкәдә кала халкына яңа суелган каз, какланган каз, каз мамыгыннан мендәрләр күп тәгъдим ителде.
Шундый ук Әлки районы сәүдә рәтләреннән яңа чалынган зур терлек ите, кош-корт түшкәләре, сөт һәм сөт ризыклары, яңа тотылган елга балыгы, бал, кулдан бәйләнгән оекбаш, бияләйләр, ярмалар, сыек май, яшелчә һәм башка бик күп төрле азык-телек сатып алырга мөмкин иде.Казан яны авылларында мал асраучылар  бөртек-фуражны бик теләп алдылар.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәдә, халык күңелен күтәреп, концерт куйдылар. Ярминкәдә бер миллон сумнан артык бәягә товарлар сатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев