Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында физик затларга 30 миллион сумнан артык салым түләү билгеләнгән

Татарстан Республикасы кешеләренә милек салымнары түлә үбуенча 2 миллион 238 мең кешегә хәбәр җибәрелгән.

Шуларның 938 меңе электрон юл белән салым түләүченең Шәхси кабинетына юлланган. Боларның барысы хакында да һәм физик затларның милек салымнарын түләү турында Федераль салым хезмәтенең  Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде. 

Бу елдан Россия федераль салым хезмәте салым хәбәрләрен Федераль салым хезмәтенең сайтындагы Шәхси кабинеттан гына түгел, ә Дәүләт хезмәтләре порталындагы Шәхси кабинеттан алу мөмкинлеген дә тормышка ашырды. Һәм менә 80 мең татарстанлы әлеге сервистан файдаланган. Дәүләт хезмәтләре аша салым документлары Россия  федераль салым хезмәте сайтында Шәхси кабинет булмаса да җибәрелә. 
Физик зат салым хәбәре алмаса, һәркем дә МФЦга  яисә “Физик затның салымы” мобиль кушымтасы аша кереп, күпме салым килүен белә ала. 

2022 ел өчен бер физик затка уртача салым күләме: җир салымы буенча – 1276 сум, милек салымы буенча – 1802 сум, транспорт салымы буенча 4896 сум тәшкил итте. 

Быелның 1 гыйнварыннан салымнарны түләү Федераль казначылыкның бердәм счеты аша тормышка ашырыла. РФның бар субъектларыннан да түләүләрне эшкәртү белән Федераль казначылыкның Тула өлкәсе идарәсе шөгыльләнә. Шуңа да салым хәбәрендә түләүләрне алучы булып Россия казначылыгы, алучы банкы итеп Россия банкының Тула бүлеге/ Федераль казначылыкның Тула өлкәсе идарәсе, Тула шәһәре күрсәтелә. 
Салымнар өчен акчаны электрон юл белән Россия Федераль  салым хезмәтенең  Шәхси кабинеты, “Физик затның салымнары” мобиль кушымтасы яисә Федераль салым хезмәте сайтындагы салымнар һәм пошлиналар түләү сервисы аша  күчерергә мөмкин. Салымнарны элеккегечә терминаллар, банклар һәм почта бүлекләрендә дә түләргә була. 

Район кешеләре салымнарны ничек түли соң? Нинди җирлекләрдә әлеге эш аеруча яхшы оештырылган? 
Без мәгълүматны сорап, район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Наталия Голубевага мөрәҗәгать иттек. 

Аның сүзләренчә, Әлки районы буенча физик затларга 30 миллион 714 мең сум күләмендә салым түләү билгеләнгән.  Шулар исәбендә транспорт салымы – 21 миллион 380 мең сум, җирнеке – 4 миллион 447 мең сум, милекнеке – 4 миллион 487 мең сум. Ул узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, 3 процентка, ягъни 900 мең сумга артыграк. Салым түләүчеләр транспорт буенча –  5312 кеше, җир буенча – 10 937 кеше, милек буенча – 10 514 кеше. 

10 ноябрьгә физик затлар салымнарын бюджет оешмаларыннан 98,8 процент, район учреждениеләре буенча 83 процент түләп, үзләренең конституцион бурычларын үтәгән. 

Транспорт салымын түләү буенча алдынгылар исәбендә: Иске Камка авыл җирлеге (70.0%), Юхмачы (64,8%), Карга (63,5 %), Чуаш Кичүе (61,9%). 

Милеккә салым җыю аеруча Түбән Кәчи авыл җирлегендә (80,9%), Иске Салманда (77,1 %), Иске Камкада яхшы оештырылган. 

Җир салымы аеруча яхшы  Иске Салман (72,1%) һәм Юхмачы авыл җирлекләрендә (62,1%) җыелган. 
Салымнарны вакытында түләргә кирәк. Югыйсә 1 декабрьдән аларга түләнмәгән һәр көн өчен бурыч өстәләчәк. Моннан тыш, салымнары буенча бурычлары булган кешеләргә Россия Федерациясе чигеннән чыгуны тыю рәвешендә чикләү дә кертелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев