Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында икенче урак башланырга тора

Районыбыз игенчеләре 40 мең гектарга якын мәйданда бөртеклеләр культурасын җыеп алдылар.

  Уңыш һәр гектардан 30 ар центнер тәшкил итте.
Бу көннәрдә игенчеләр икенче уракка – бөртек өчен кукуруз суктыруга һәм көнбагышны җыеп алуга төшәргә җыеналар. Бөртек өчен кукуруз мәйданы бездә 5700 гектарны били, көнбагыш исә 14337 гектар үстерелде. Кыскасы, механизаторларыбыз көзге көннәрдә 20 мең гектар мәйданда урак эшләре башкарырга тиешләр.
“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе комбайнчылары шушы көннәрдә кукуруз суктыруга төшеп карадылар. Идарәнең баш агрономы Радик Билданов әйтүенә караганда, бөртекнең дымлылыгы әлегә бик югары – 40 проценттан артып китә. Берничә кояшлы көн торса, кукурузны бөртеккә суктыра да башлыйлар.
Көнбагыш мәйданы исә безнең районда, республика күләмендә караганда иң күбе (14337 га). Комбайннар белән суктыруга төшкәнче, тиз өлгерсен өчен, аңа самолетлар ярдәмендә десикация үткәрелә. Районда 3 мең гектардагы көнбагышка шундый химик эшкәртү башкарылды. Якын көннәрдә комбайннар көнбагышны суктыруга төшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев