Әлки районында «Каршы полоса» чарасы узды
Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында 15 июленнән 28 июленә кадәр Әлки районы территориясендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы уздырылды.
Чараны уздырган вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше буенча 6 административ материал төзелде. Әлеге маддә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыккан өчен җаваплылык каралган. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы полиция майоры Р.Р. Вәлиуллин хәбәр итте.
Юлда сак һәм игътибарлы булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев