Әлки районында көнбагыш суктыру төгәлләнде
Урып-җыю эшләре өчен ел уңышлы килде. Бу атнада комбайннар көнбагыш суктыруны төгәлләделәр.
Әлеге май культурасы районда 7379 гектарда игелгән иде. Көнбагыштан уртача уңыш бер гектардан 11,8 центнер чыкты. Амбарларга 9 мең тоннага якын кыйммәтле культура керде.
Районда көнбагышны иң күп мәйданда “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе үстергән иде. Алар бу культураны 1465 гектарда чәчеп, һәр гектарыннан 26,4 әр центнер уңыш алуга ирештеләр. Искәндәр Хәйруллин җитәкчелегендәге белгечләр, игенчеләр тырышлыгы бу. Бигрәк тә бу уңышта идарәнең баш агрономы Радик Бильдановның күпьеллык тәҗрибәсе нәтиҗәсен югары бәяләргә кирәк.
Игенчелек өчен быелгы авыр сынау елында да әлеге коллектив югары хезмәт уңышлары белән сөендерә алды.
Шулай ук “Көнбатыш Әлки” идарәсе дә көнбагышны күп – 1438 гектарда үстергән иде. Алар да май культурасының һәр гектарыннан 23,3 әр центнер уңыш алуга ирештеләр.
“Хузангай” җәмгыяте көнбагышны үзләре өчен май сыктыруга үстерәләр. Алар 688 гектарда игелгән кыйммәтле культурадан барысы 1104 тонна уңыш җыеп алдылар. Бу хузангайлыларга сыек май сыгу цехын ел дәвамында эшләтергә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев