Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында «Өмет» мәчетенә ярым ай куелды

Бүген, 17 сентябрьдә, Базарлы Матакта төзелә торган яңа мәчеткә ярымай кую тантанасы булды.

  Әлеге вакыйганы мәчет салдыруда башлап йөрүчеләр бәйрәм рухында оештырганнар.
   Мәскәүдә алтынсу белән каплатып ясалган айны килгән кунаклар тәгьбире белән осталар мәчеткә беркеттеләр. Аннан бар кунакларны мәчеттә корылган мул табын артына чакырдылар. "Өмет" мәчетенең яңа имамы Рәмис хәзрәт Вафин Корьән сурәләре укыды, бергәләп дога кылдылар. Табынга яңа гына учакта пешкән пылау чыкты. Өстәл артында сыйланып иркенләп аралашып утырдылар. 
   Мәчеттә эшләр дәвам итә. Күпләр садака калдырды. Хәере белән Алаh йортының ачылуын да күрсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев