Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хәрби диңгез флоты көненә багышланган тантаналы митинг булды

30 июльдә район үзәгендәге Дан аллеясендә Хәрби диңгез флоты көненә багышланган тантаналы митинг булды.


Тельняшка һәм тасмалы бирет кигән якташларны район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов  сәламләде. 


–    Сез Хәрби диңгез флотында хезмәт итү һәрчак зур дәрәҗә саналган. Аны Кораллы көәчләребезнең элиталы войскасы дип тә атыйлар. Мин район башлыгы Александр Никошин исеменнән сезне бүгенге бәйрәм белән котлыйм һәм шундый җаваплы хезмәт үткәнегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде җитәкче. 


Руслан Хәлилович  ветеран моряклар Анатолий Герасимов, Владимир Красильниковка район башлыгы Мактау грамоталары тапшырды.
Котлауларга райондагы хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләр төркеме җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Виктор Булечев кушылды. Виктор Геннадьевич үзенең хезмәттәшләрен, аларның гаиләләрен хәрби бәйрәм белән кайнар котлады, аларга сәламәтлек, тыныч тормыш теләде. 


Митингта арабызда булмаган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Әлеге чорда хезмәт юлын диңгез флотында башлаган, соңрак контракт нигезендә махсус операциядә катнашканда батырларча һәлак булган сержант Дмитрий Владимирович Матюшкинның әнисе Нәфилә Гыйрфанетдиновна да катнашты. Ул ветеран моряклар белән бергә стеллага тере чәчәкләр салды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев