Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан киткән хәрбиләргә ике машина озатылды

29 гыйнвар көнне район мәдәният йорты каршындагы мәйданда зур җанлылык булды.

“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе  нигезендә Украинада барган хәрби операциягә  битараф булмаган әлкилеләр акча җыеп, шуңа “Нива” автомобиле  сатып алып фронтка озатырга хәзерләнәләр.

 

Тагын бер УАЗ-буханка автомобилен Алпар  авыл җирлегеннән мобилизацияләнгән Илфат Сәйфуллинга тапшырырга хәзерләгәннәр. Илфат үзенең хәрби дуслары белән акча җыеп абыйларына озаткан. Бертуган абыйсы Илнар һәм туган абыйсы Рәфис Шәрәфиев шул акчага машина табалар, аны  автосервиста әйбәтләп яңартып чыгаралар. Бу эштэ алпарлылар да булыша – юлга акчалата ярдәм итәләр. Шулай итеп, кайнар ноктада бик кирәк булган автомобильне Илнар белән Рәфис илтә китәләр.

Автомобильләрнең баклары ягулык белән тутырылган, запас көпчәкләр, башка бик күп кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән.

 

Озын юлна озатучылар арасында Карамалыда яшәүче Гөлнара һәм Равил Хәмитовлар да бар. Алар хәрби хезмәт үтүче уллары Хәлимгә һәм аның дусларына җылы киемнәр, озак саклана торган азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны үз җиңел автомобильләренә төяп  колонна белән юлга кузгалдылар. Аларга Иске Камка  авыл җирлегендә яшәүчеләр күп итеп ярдәм җыеп озатып калганнар.

 

Ярдәм колоннасы белән Әфганстан һәм башка кайнар нокталарда булган егетләр советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итә. Ул:

– Безгә район башлыгы Александр Никошин юл чыгымнары өчен акчалата зур ярдәм итте. “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов прицеплы КамАЗ бирде. Без бер уңайдан Казан федераль университетыннан дистәләгән компьютер, башка офис җиһазлары төяп Мариуполь шәһәре университетына алып барабыз, – диде.

 

Колонна составында район мәдәният йорты автобусы да бар. Йөртүчесе Рамил Яхинның кайнар нокталарга икенче тапкыр баруы икән.

– Минем автобуста  район халкы бәйләгән 200 пар оекбаш, башка җылы киемнәр, азык-төлек. Мин яши торган Базарлы Матакның Үзәк усадьба урамындагы халык 7-8 коробка азык-төлек, кием-салым китерде, аларны да төядем, – ди тәҗрибәле йөртүче.

Матактан эшмәкәр Юрий Шибут та бар. Ул да әллә ничә тапкыр үз йөк машинасы белән якташларыбызга ярдәм илткән егет.

КамАЗ автомобиле (аның йөртүчесе Базарлы Матактан Илфат Хәйруллин) беренче булып юлга кузгалды. Аннан башкалар машиналарга ярдәм йөген төяп, озын юлга кузгалдылар. Күп  санлы озатырга җыелган ир-егетләр аларга хәерле юллар теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев