Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы әбүнәчеләр арасында призлар уйнатты

Төп бүләк – Иске салманга

“Әлки хәбәрләре” район газетасына 2023 елның беренче яртыеллыгына 4 меңнән артык кеше язылды. Без традициягә тугры калып әбүнәчеләребез арасында призлар уйнаттык.
Иң элек 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 15 гыйнварына кадәр редакциягә сез газетага язылганлык турында юллаган квитанция күчермәләре исемлеген төзедек, аларга саннар билгеләп чыктык. Призлар уйнатуны гадел һәм ачык башкару өчен чит коллективтан вәкил чакырдык, видео тешереп бардык.


Бәхетлеләр билетын әрҗәдән район мәдәнияты йорты методисты Гөлия Яруллина алып торды. 
Без бүләкләрне уйнатуны кечерәкләреннән башладык. Иң элек өч кар кори торган көрәк уйнатылды. Көрәкләрне Апактан Рәмзия Хөсәенова, Яңа Әнҗерәдән Клара Нуруллина, Карамалыдан Алсу Насыйбуллина оттылар.


Почта әрҗәсен Татар Борнаеннан Фәнис Гардеев, барбекюны Кошкидан О. Каштанова, термосны Борискинодан Анастасия Захарова, пычаклар җыелмасын Чуаш Борнаеннан Марина Паймурзина оттылар. Тимер чәйнек Чуаш Кичүеннән Мәксүм Вәлиевка, “Кукмара” табасы Чиябаштан Илшат Шәриповка чыкты.


Нихаять төп призны уйнату башланды. Төп приз – бензинлы пычкыны Иске Салманда яшәүче Тәнзилә Гатина отты!
Бүләк отучы әбүнәчеләребезне кайнар котлыйбыз.

Бу яртыеллыкта призларны сатып алуда безгә якташыбыз, эшмәкәр, Татарстан Республикасының спорт остасы Рәшит Сәмигуллин ярдәм итте. Аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе бүләк отучы һәр кешегә яңа дөнья күргән популяр китап тапшырачак.
Бүләкләрне эш көннәрендә редакциядән килеп алырга мөмкин. Узең белән паспорт булуы кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев