Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр Республика көнен бергәләп бәйрәм иттеләр

Буген, 30 августта район узәге Базарлы Матакта Республика көне уңаеннан куп төрле чаралар узды.

  Буген, 30 августта район узәге Базарлы Матакта Республика көне уңаеннан куп төрле чаралар узды.
   Иртәнге сәгать сигезләрдә ук Ленин урамы - җәяулеләр бульварында зур җанлылык иде . Биредә авыл җирлекләре башлыклары оештырган сәудә рәтләре тезелеп киткән. Халыкка куп төрле баллар тәгьдим ителде- юкәнеке, кара бодайныкы, төрле чәчәкнеке. Шулай ук уңган авыл халкы кабак, ташкабак, капчыклап бәрәңге, суган, төзлы гөмбәләр алып килгән.
   Арырак хәҗәте булганнарга бодай, арпа, солы, салам, утыннар тәгьдим иттеләр.
   Сәгать 10 да Узәк паркта бәйрәм тантанасы башланды. Парк уртасындагы төп сәхнәдән әлкилеләрне, кайткан кунакларны район башлыгы Александр Никошин котлады.
   Котлауларга ТР Дәуләт Советы депутаты Алсу Нәбиева да кушылды.
  Узәк паркта чәчәк бәйләмнәре, көзге муллык кургәзмә-конкурсы узды. Биредә татар, рус, чуаш милли ризыкларыннан авыз итәргә дә мөмкин иде.
   Балалар иҗаты йөртында шөгелләнуче укучылар рәсем ясауда осталыкларын,агачтан кул эшләнмәләре ясау серләре белән уртаклаштылар.
Аерым бер мәйданда узәк китапханә шигриять сөючеләрне туплап бик җанлы аралашу алып барды.
   Сәхнәдә исә район сәнгать осталары концерты озак дәвам итте әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев