Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләрнең салым буенча бурычлылар бар әле

1 декабрьдә 2022 ел өчен милек салымнары түләү вакыты чыкты. Бик күп райондашларыбыз салымнарын шул чорга кадәр түләп куйдылар.

Әмма бу эшне һаман да башкармаучылар да бар әле.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин әйтүенә караганда, әлкилеләрнең 90 проценттан артыгы милек салымнарын вакытында түләгән. Ә менә әлеге  эшне сузып килүчеләргә инде хәзер һәр көн өчен салымга өстәп пеня язылырга мөмкин. Шуңа да быелдан да калмыйча бу бурычларны каплап кую сорала. Салымнар буенча Базарлы Матак, Үргәгар, Юхмачы,  Югары  Колчурино авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең бурычлары шактый бар әле. Салымнар милек, җир һәм транспорт өчен аерым була. Әгәр, берәр сәбәп белән өйгә яисә электрон юл белән түләү турында хәбәр килмәсә, ана МФЦ яки авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша белешергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев