Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмас Абзалов: Коронавирустан авыручылар саны кабат арта башлады

Кытайдан коронавирусның яңа төре тарала дигән хәбәрләр килә башлады. Белгечләр яңа вирус тиз таралачак дип тә куркыталар, безнең илдә май-июнь айларында ковид белән авыручылар саны кабат артачагын фаразлыйлар.

  Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында да сүз булды.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина болай диде:

–Ковид эпидемиясе дәвам итә. Шунлыктан һәркем үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген кайгыртып яшәргә тиеш. Мин чирләдем инде, бүтән авырмаячакмын дип тынычлану һич дөрес түгел. Авыруны кичергәннән соң организмда барлыкка килгән антитәнчекләр коронавирусның яңа штаммына киртә була алмый. Безне бары прививка ясату гына коткара ала. Эпидемия чорында прививканы алты ай саен кабатларга кирәк.

Районда халыкны вакциналау дәрәҗәсе югары, әмма табиблар ревакцинация күрсәткечләреннән канәгать түгел: 4 мең тирәсе әлкиле генә кабат прививка ясаткан. Чынлыкта исә бу сан бермә-бер зуррак булырга тиеш.

Дөрес, медицина хезмәткәрләре, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, социаль хезмәт күрсәтүчеләр барысы да диярлек ревакцинацияләнгән.

Роспотребнадзорның райондагы вәкиле Алмас Абзалов коронавирустан авыручылар саны кабат арта башлады, дип раслый. Димәк, саклану чаралары төгәл үтәлми. Хезмәт урыннарын антисептиклар белән эшкәртү, бүлмәләрне җилләтү һәм битлек кию мөһим булып кала, ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев