Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Хәмидуллин Әлки Сабантуенда батыр калды

Быелгы район Сабан туеның баш батыры кем калыр? Бу сорауга бәйрәм ахырына кадәр беркем дә ачык кына җавап бирә алмый.

  Менә финал, соңгы ыргылу һәм Әлки районының баш батыры исемен йөртүче кеше билгеле  - бу Базарлы Матак  егете Алмаз Хәмидуллин. 

Алмазның җилкәсенә 100 килограммга якын авырлыктагы тәкәне салдылар. Ул шуның белән мәйдан әйләнде һәм җиңүче пьедесталының беренче баскычына менеп басты.Бар халык кул чаба “ Әфарин Алмаз, булдырасың Алмаз” дип кычкыралар. Әйтерсең Сабан туендагы бөтен кеше Алмаз җиңүен теләп килгән. 
Билгеле, Алмаз урынында баш батыр булып башка көрәшче калса да – аңа да шундый хөрмәт, дәрәҗә күрсәтелер иде. Чөнки бу халкыбызның электән килгән күркәм традициясе –елга бер килә торган бәйрәмнең баш батыры исемен йөртүчене һәркем дярлек олылый. 
Быелгы милли көрәш тыныч, бәхәсләрсез үтте. Чөнки бәйгенең  баш хөкемдары – Татарстан Республикасы җыелма командасының билбау көрәше буенча баш тренеры Рәмис Вафин. Ул озак еллар дәвамында үзе үк районда яшь көрәшчеләр тәрбияләде. Рәмис Рөстәм улы көрәшне бик кызыклы, эчтәлекле итеп алып та барды. Келәмгә чыккан һәр егетне диярлек ул яхшы белә. Чөнки аларның күпчелеге аның күз алдында спортчы буларак үсте, район Сабан туеның төп келәменә чыгу дәрәҗәсенә иреште. 
Келәмдә дә, читтә дә судьялар гадел хөкем иттеләр. Көне буе барган ярышларда ризасызлык очрагы булмады диярлек.
 Гадәттәгечә көрәшне балалар башлап җибәрде. Алар арасында сайлап алу ярышлары берничә көн алдан үткән инде. Димәк, мәйдандагы келәмгә яшьләр арасында призлы урыннарга дәгъва кылучылар чыгачак иде.
 Иң элек көрәштә 30 килограммга кадәр  үлчәмдә Татар Борнаеннан Сергей Милаев һәм Сихтермә Хузангайдан Тимофей Гордеев чыктылар. Егетләр милли көрәш белән чын-чынлап шөгылләнәләр. Без моны беренче минутлардан ук күрдек. Кечкенә генә булсалар да, тәҗрибәле егетләр сыман -сөлгеләрне тиз генә бер-берсенең биленә салып җитди итеп көч сынаша башладылар. Сергей үз өстенлеген көндәше алдында тиз исбатлады. Әмма Тимофей да югалып калмады – келәмгә тагын ике кат чыгып, үз үлчәмендәге малайларны җиңде. Шулай итеп, Сергей Милаев беренче калса, Тимофей Гордеев икенче булды. 
 Келәмгә 36 килограмм үлчәмгә кадәрге яшь көрәшчеләр чакырылды.Анысында Татар Борнае авылыннан Самат Абдуллинга тиңнәр булмады. 
 Ә менә 42 килограмм үлчәмгә кадәр Иске Тахталыдан Артём Калмыков мәйданда үзен чын батыр итеп танытты. Артём бик оста көрәш алымнары күрсәтте. Көндәшләре аның өстенлеген танып, үзләре үк Артёмны котладылар.
Көрәшне алып баручы Рәмис Вафин бәйгегә 48 килограммга кадәр үлчәмдәге яшүсмерләрне чакыра. Ул инде бу егетләргә кыскача гына бәя дә биреп уза. Чуаш Кичүеннән Нияз Җиһаншин һәм Әхмәттән Камил Гыйләҗев келәмдә. Баш хөкемдар ике көрәшче турында да җылы сүзләр әйтте. Әле яшь кенә булсалар да Нияз белән Камил районда, Татарстанда матур җиңүләргә ирешергә өлгергәннәр икән. Әлеге Сабан туенда тамаша кылучыларга да алар матур көрәш күрсәттеләр. Ике очко хисабына гына өстенлек күрсәтеп Нияз беренче, Камил исә, икенче калды.
Чуаш Кичүеннән  Богдан Гыйльметдинов (55 килограммга кадәр), Базарлы Матактан Илзат Әхмәров ( 62 килограмм), Иске Тахталыдан Кирилл Лобанов (70 килограмм), Каргадан Айнур Фаттахов ( 70 килограммнан югары)  үз үлчәмнәрендә беренчелекне яуладылар. 
Яшүсмерләр арасында баш батыр исемен ачыклау да бик мавыктыргыч барды. Биредә – Кирилл Лобанов үзенең барлык көндәшләреннән өстен булуын исбатлап,җилкәсенә җиңүче тәкәсен салып мәйдан буенча мәртәбәле әйләнеш ясады.
Инде мәйдан кыза башлады. Бил алышырга олылар чакырыла. Сабантуй мәйданы түрендә 60 килограммга кадәр үлчәмдәге егетләр бил алыша башлады. Иң сөенечлесе шул – көрәштә барысы да диярлек Әлки егетләре катнашты. Шәһәрләрдән кайтып бил алышканнары да үзебездә туып- үскән, чыныгу алган көрәшчеләр булып чыктылар. 
Мәйдан түрендә көрәшне башлап җибәргән үлчәмдәгеләр беренче-икенче урынны билгеләү буенча көч сынаша. Келәмдә  - ике Фәнзил. Югары Әлкидән Мисалов һәм Бибай Чаллысыннан Насыйбуллин. Читтән “Фәнзил үзең эшлә, билеңне бирмә!”дип көч өстәгәндә – кайсы Фәнзилгә икән бу чакыру дип тә куясың. Бу үлчәмдә батыр титулын Фәнзил  Мисалов алды. 
65 килограмм үлчәмдәгеләр арасында  Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллиннарга тиңнәр юк. Илназ - көрәшчеләр династиясен дәвам иттерүче. Аның бертуган абыйсы  Алмаз -  төрле елларда район Сабан туе баш батыры калган, Татарстанда, Россия күләмендә җиңүләр яулаган егет. Хәер, Алмаз көрәшкәнне бүген дә күрербез әле.
Рәмис Миндубаев көрәшкә чыкса, бөтен мәйдан җанланып ала. “Бу егет хәзер көндәшен тиз сыртына сала” кебекрәк сүзләр күп яңгырый.
Һәм шулай була да – кыска гына буйлы Рәмис хәйрән матур көрәш алымнары күрсәтеп, күп вакыт чиста җиңүләргә ирешә.  Бүген дә шулай булды - Рәмис әллә ничә  көндәшенә матур алымнар файдаланып, алардан өстен калды. 
Инде келәм шактый дәү гәүдәле егетләргә тапшырыла. Бибай Чаллысыннан Фидаил Зибәтов Иске Тахталыдан Кирилл Лобановтан көчлерәк булып чыкты. Ә Алмаз Хәмидуллин, Фидаилдан өстен булуын раслап беренчелекне яулады.  
Авыр үлчәмдә яшь һәм өметле көрәшчебез чыгыш ясады. Бу Базарлы Матактан Руслан Нуртдинов. Аның исеме инде көрәш яратучылар телендә. Ул үз үлчәмендә күп тапкырлар чемпион калган егет. Бүген дә җиңүчеләрнең иң югары баскычына ул күтәрелде.
2022 елның баш батырын ачыклау бара. Мәйдан түрендә - узган елгы Сабантуй батыры Алмаз Хәмидуллин  һәм Руслан Нуртдинов. Гәүдә авырлыкларында аерма шактый – Алмаз көндәшеннән 25 килограммга җиңелрәк. Әмма Алмаз инде - көрәш мәктәбен шактый таптаган егет. Бүген дә баллар ала-ала Русланнан өстенрәк булып калды. 
Шулчак шактый кызган җанатарлар дәррәү мәйданга йөгереп чыктылар: Алмазны күккә чөйделәр. 
Район башлыгы Александр Никошин һәм якташыбыз, Татарстан Республикасы “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов баш батырга бүләкләр тапшырдылар. 
Гомумән, көрәшче егетләргә быелгы Сабан туенда бүләкләре саллы булды. Әйтик, яшүсмерләр арасында беренче калганнарга велосипед, олыларга туңдыру ларлары тапшырылды. Төп бүләкләр Азат Илгиз улы Мәҗитов акчасына сатып алынган.  
Көрәш тәмамланганны гына көткәндәй, көне буе кыздырган кояш юкка чыкты, коеп яңгыр ява башлады.  Бу да Сабан туеның хәерлегә үтүе билгесе иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев