Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апак авыл җирлеге эшеннән халык канәгать яши

Авыл җирлегендә 2023 елга йомгак ясау, яңа аяк басканына бурычлар билгеләү буенча Советларның киңәйтелгән утырышлары башланды.

Алар эшендә җирле депутатлардан тыш, урыннардагы оешма-учреждение һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләре, шунда яшәүче халык катнаша. 

Быел да  әлеге мөһим чара Апак авыл җирлегеннән башланып китте. Традиция буенча җыен эшенә кадәр халыкка хезмәт күрсәтүче учреждение-оешма җитәкчеләре шунда яшәүчеләрне төрле сораулар, гозерләрен тыңлап кабул иттеләр. 

Иске Тумбада, гадәттә, утырышлар бик актив, халыктан төрле сораулар яңгырап үтә иде. Бу юлы авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗаббарованың 2023 елга нәтиҗәләре, алдагысына бурычлар билгеләү турындагы доклады яңгырагач, бер сорау бирүче дә табылмады. Димәк, шөкер, биредә юлларны кардан чистарту, халыкны су белән тәэмин итү, көнкүреш кирәкләре сату буенча Иске Тумбада яшәүчеләрнең бер сораулары, тәкъдимнәре дә юк дияргә кала. 
Хәер, җирлек башлыгы Илһамия Әбҗаббарова – ел дәвамында авылларда булып, көндәлек тормышта туган ул сорауларны хәл итеп килүче җитәкче.
Ә 2023 елда башкарылган эшләр биредә шактый булган. Алар турында төп докладта тулы яңгырады. Халыктан җыелган үзара салым акчасына (аңа дәүләттән дүртләтә субсидия дә бирелгәч) авылларда күп төрле эшләр башкарылган. Ел дәвамында су трассалары ремонтланган, янган насослар алмаштырылган. Авыллардагы юлларны төзек, ремонтлап тоту эшләренә 250 мең сумнан артык акча юнәлтелгән. Урам утларын карап тору эшләренә 142 мең 372 сум акча тотылган. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары контейнерлары сатып алу, аның мәйданчыкларын ясау буенча якынча 40 мең сумлык эш башкарылган.

Иске Тумба халкы үтенече белән биредә Урманлы урамы юлына ремонтлау өчен (барысы 250 метрга) балчык ташылган. 
Иске Тумба бит әле ул  – Советлар Союзы Герое Кузьма Кириллович Афанасьевның туган авылы да. Шуңа да биредә аңа һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл кешеләренә куелган һәйкәлләрне даими төзек хәлдә тотарга тырышалар. Узган ел да аларга ремонт башкарылган. 
Иске Тумбада авыл клубы бик актив эшчәнлек алып бара. Алар бәйрәмнәрдә дә, үзләре оештырган чараларда да актив катнашалар. Бу турыда җыенда клуб мөдире Антонида Соколова чыгыш ясады.

Апак клубында үткән җыенга шунда яшәүче халыктан тыш, каракүллеләр чакырылган иде. Җирлек башлыгы Илһамия Әбҗаббарова үз чыгышында күбрәк авыл халкын кызыксындырган мәсьәләләр белән таныштырды.

Апак җирлегендә пропискада 553 кеше тора. Чынлыкта биредә 389 кеше яши. Былтыр ике сабый дөньяга килгән. Үлүчеләр саны 11 кеше булган. Халыкның күпчелеге бюджет оешмаларында, Юхмачы сөтчелек комплексында “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай” җәмгыятьләрендә эшлиләр. Халык мал асрап, үзләренең гаилә керемнәрен яхшырталар. Былтыр җирлектә яшәүчеләр 350 тонна сөт сатканнар. 

Апак, Каракүл, Иске Тумба авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары әйбәт кенә эшләп килә. 

Апактагы ике урам юлы төзекләндерелгән. Каракүл авылында 150 метр су трассасын алмаштырганнар. Алга таба Каракүлдә һәм Иске Тумбада су скважинасын бораулау мәсьәләсе хәл ителәчәк икән.

Илһамия Әбҗаббарова сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы егетләргә төрле ярдәмнәрен күрсәтүдә актив катнашканнарга олы рәхмәтен җиткерде. 
Җыеннарда “Кызыл Шәрык-Агро” ның “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе баш агрономы Рауф Әхмәтшин чыгыш ясады. 
Ахырдан авыллар тормышында актив катнашканнарга, юбилярларга, яшь гаиләләргә бар халык алдында бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев