Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Августның матур бер көнендә Иске Тахтала үз бәйрәмен үткәрде. ФОТО

 Район авылларында шаулап- гөрләп бәйрәмнәр үтә бу арада.


  Августның беренче якшәмбесендә Иске Тахтала да үз көнен үткәрде. Бәйрәмгә бик нык әзерләнгәннәр, кунаклар чакырганнар, һәм ул күңелле, дәртле булып иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Авыл көненә җыелучылар туган якларының үткәнен искә төшерделәр, бүгенгесе турында гапләштеләр, киләчәге хакында хыялландылар. Иң мөһиме – төрле төбәкләргә таралган туганнар, дуслар, күрше-күлән очрашып, туйганчы әңгәмә кордылар, аралаштылар. 


ФОТОРЕПОРТАЖ


Тахтала халкына август үзенең иң матур көннәренең берсен бүләк итте. Алдагы көндә яңгыр явып узган иде, бәйрәм иртәсендә ялтырап кояш чык¬ты һәм көне буе кешеләрне нурлары белән иркәләде. 
Бәйрәмне үткәннәрне искә төшерү белән башлап җибәрделәр: Иске Тахтала мәктәбе тарих укытучы¬сы Людмила Калмыкова авылның та¬рихы турында кызыклы итеп сөйләде. Аннары бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. 
–Бу авылда халык традицияләрен энҗе бөртекләредәй кадерләп саклый белгән кешеләр яши. Тахтала уңган, хезмәт сөючән халкы белән районда дан тота. Барыгызны да беренче чи¬ратта бүген авылыгызда чиркәү ачы¬лу белән тәбриклим. Чиркәүне Тахта¬лада туып үскән ир-егетләр төзетте. Авылыгыз һәрчак үсештә булсын, биредә иркен өйләр төзелсен, аларда нык, бәхетле гаиләләр яшәсен,–диде ул. Аннары, сүзен дәвам итеп, болай дип өстәде: 
–Бүген без бәйрәм итә торган авыл көнендә Чистайдан килгән епископ Пармен да катнаша. Ул безнең рай¬онда еш була. Аңа Әлки ягында кы¬лган изге эшләре өчен чын йөрәктән рәхмәт. Авыл көннәре районның күп торак пунктларында үткәрелә. Сезнең авылда бу бәйрәмне оештыруга якта¬шыгыз Виктор Белов зур өлеш кертте. Туган ягы белән тыгыз элемтәдә яшәгәне өчен аерым рәхмәт аңа. 
Бәйрәм кунагы – Чистай һәм Түбән Кама епископы Парменның да әйтер сүзе бар икән: 
– Биредә, әйтерсең, Кече Пасханы бәйрәм итәбез. Авыл көненә күпме халык кайткан! Һәркем шат, канәгать. Моның төп сәбәбе авылда чиркәү ачылу дип уйлыйм. Ул сезне озак ел¬лар шатландырсын, төрле чирләрдән, бәхетсезлекләрдән сакласын, юл¬ларыгызны уңышлы итсен. Җылы кояш астында тынычлык, сәламәтлек, күңел байлыгы телим сезгә. 
Аннары Виктор Белов руханига чуаш милли киемен бүләк итте. 
Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты, Иске Тах¬тала мәктәбе укучылары чыгышлары белән үрелеп барды. 
Менә сәхнәгә бергә 50, 55, 60 ел гомер иткән парларны чакырдылар. Валентина һәм Владислав Смирнов¬лар, Валентина һәм Виктор Трубкин¬нар, Елена һәм Виктор Абасевлар, Зоя һәм Анатолий Беловлар гаилә тормышлары белән башкаларга үрнәк. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина аларны тәбрикләп истәлекле бүләкләр тапшырды. Авыл көне бүләкләренә Иске Тахталаның иң өлкән кешеләре Ольга Павловна Карсакова һәм Елена Петровна Карса¬кова да ия булдылар. 
Бәйрәм түренә яшь гаиләләр Вероника белән Евгений Ферапон¬товларны, Наталья һәм Владимир Смирновларны, Сабина һәм Ген¬надий Козловларны, Виолетта һәм Алексей Ферапонтовларны, Влади¬мир һәм Диана Раткеларны чакырды¬лар. Энҗе Хәлиуллина, яшь парларга мөрәҗәгать итеп, өлкән авылдашла¬рыннан үрнәк алып, авылда төпләнеп, бәхетле гомер кичерүләрен теләде. 
Тиздән 1 сентябрь җитә, мәктәпләрдә укулар башланачак. Иске Тахтала мәктәбенең беренче сый¬ныфына авылдан өч бала бара быел. Дима Сардуловка, Дима Ферапонтов¬ка һәм Денис Овчаровка Хәйруллин Хәйрия фондыннан кирәк-яраклар салынган мәктәп букчалары бүләк иттеләр. 
Бәйрәмне Чуашиядән килгән җыр һәм бию ансамбле чыгышлары да җанландырып җибәрде. Шунда ук зур казанда ботка пешереп кунакларны сыйладылар, тирә-якка шашлыкның хуш исе таралды. Күмер самовары кайнап торды, аның чәе күңелләргә бигрәк тә хуш килде. 
Авыл бәйрәмендә спорт ярыш¬лары да булды: таза беләкле егетләр чуаш милли көрәшләрендә бил алыш¬ты, гер күтәрде. 
Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Фәнил Җәләлетдинов, бәйрәм мәйданына чыгып, авыл көнен үткәрүдә ярдәм иткән Казан эшмәкәрләре Кирилл һәм Константин Солодовниковларга, Андрей Абасев¬ка, Ирина Ферапонтова җитәкләгән Иске Тахтала мәктәбе коллективына рәхмәт җиткерде. 
Авыл көне – мәгънәле бәйрәм ул. Иске Тахталада үткән бәйрәм дә анда катнашучылар хәтерендә кызыклы, кадерле вакыйга буларак сакланыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев