Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әхмәт мәктәбенә үзгәреш җилләре кагылган

Белем көне уңаеннан Әхмәт мәктәбендә тантаналы линейка узды. Әлеге чарада бик дулкынландыргыч мизгелләр күп булды. Ул хәтергә уелып калырлык, эчтәлекле итеп оештырылган иде.

 
   Иң элек тантананы рус һәм татар телләрендә алып баручы укытучылар Әлфия Саттарова һәм Лилия Яруллина линейка түренә Россия һәм Татарстан флагларын чыгару турында хәбәр иттеләр. Дәүләт гимннары яңгырады. 
  Аннан инде мәктәптәге быелгы уку елындагы үзгәрешләр турында игъланнар әйтелде. 
Быелгы уку елыннан Әхмәт мәктәбе белән Гөлшат Зәйнуллина җитәкчелек итә башлады. Моңа кадәр директор булган Венера Гайнетдинова   Түбән Әлки мәктәбе коллективы белән  җитәкчелек итә башлаган. Укытучылар да, ата-аналар да озак еллар дәвамында бар көчен, энергиясен, белемен куеп эшләгән Венера Сәйдетдин кызына ихлас рәхмәтләрен әйттеләр, яңа урында уңышлар теләделәр. 
   Әхмәт укучылары белем буенча олимпиадаларда, төрле спорт бәйгеләрендә еш кына җиңүләр яуладылар. 
 Гөлшат Зәйнуллина бар җаваплылыкны өстенә алып, үзе өчен яңа булган эшкә керешкән. Ул мәктәп укучыларын, мөгаллимнәрне, әти- әниләрне Белем көне белән тәбрикләде. Аннан ул укытучылар коллективындагы үзгәрешләр, ашханә хезмәткәрләренең алышынуын, үзләренә яңа кадрлар килүе турында әйтеп узды. 
   Бу уку елында Әхмәттә 28 бала белем алачак. Быел беренче сыйныфка Рәдиф Галәүтдинов һәм Зәринә Шәйхетдинова кергәннәр. Аларга тәҗрибәле укытучы Алсу Таҗиева белем бирәчәк. 
      Зәринә белән Рәдифкә Чуаш Кичүендә туып үскән Алмаз Мусин мәктәп кирәк- яраклары туплаган бүләк тә хәзерләгән. Мәктәпкә яңа килүче кыз һәм малай да тантанага күчтәнәч хәзерләгәннәр – бик матур итеп яттан шигырьләр укыдылар. 
   Шулай ук 9 сыйныф укучыларының, ә алар алтау икән, беренчеләргә әйтер сүзе булды. Алар Рәдиф белән Зәринәгә ярдәм итәргә, кирәк булса якларга ышандырдылар. 
  Тантана барышында микрофон эшләмичә аптыратты. Әлфия Саттарова исә:
–Киләсе линейкаларда өр-яңа микрофоннар, аппаратуралар булыр. Мәктәп төрле җиһазлар сатып алу өчен 500 мең сумлык грант отты,- дип барыбызны да сөендерде. 
  Әхмәт балалар бакчасыннан ун сабый килеп, үз теләкләрен шигъри юллар белән җиткерделәр. 
  Ата-аналар, мәктәпнең элеккеге мөгаллимнәре балаларга, укытучыларга белем дөньясында зур уңышлар теләп, иң җылы сүзләрен ирештерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев