Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак егетләре Нияз Гайфуллин һәм Алмаз Миндубаев чемпион исеменә лаек булдылар

Яңа гына Томск шәһәрендә су полосы буенча Россия беренчелегенең финал уеннары узды.

  Анда Базарлы Матак егетләре Нияз Гайфуллин һәм Алмаз Миндубаев чыгыш ясаган команда чемпион исеменә лаек булган. Шулай итеп, Әлки егетләре алтын медальләргә ия булдылар.

Нияз белән Алмаз Мәскәү өлкәсендәге Олимпия резервлары училищесында укыйлар. Алар бу уку йортына илкүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясаганнары өчен чакырылган иделәр. Егетләребез икесе дә озын буйлылар (186 һәм 190 см), физик яктан нык, көчлеләр, ватерпол  командасында бик тә өметле һөҗүмчеләр икән.

 Мәскәүгә киткәнче, малайлар Базарлы Матакта  тренер Александр Георгадзе җитәкләгән секциядә шөгыльләнделәр. Беренче тапкыр секциягә килгәндә рәтләп йөзә дә белмәгән малайларны тренер кыска гына вакыт эчендә чын спортчылар итеп тәрбияли алган.

Егетләребез Олимпия  резервлары училищесына ике ел элек кабул ителгән иделәр. 18 апрельдә Ниязга 15 яшь тулган, ә Алмаз берничә айга олырак икән. Алар бу училищега 7 ел белем һәм һөнәр алырга чакырылганнар. Училищеда укулар  тәмамлангач, зур спорттан китә калсалар, тренер, физик тәрбия укытучысы булып эшли алачаклар.

Без Ниязның әтисе Равил Гайфуллин белән дә сөйләштек. Ул Нияз бик  мавыгып ватерпол белән шөгыльләнә, ди. Училищеда катгый дисциплина куелган, күнегүләр дә иртәнге сәгать 6 дан башлана һәм кичкә кадәр дәвам итә.

–Без улыбызның Россия чемпионы булуына бик куандык. Егетләребез алга таба да  җиңүләре белән сөендерсеннәр иде,–ди Равил Гайфуллин.

Без Әлки егетләренең су спортында олы дәрәҗәгә ирешүләре белән горурланабыз. Ә Александр Георгадзега яшь ватерполчылар үстерүдә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев