Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакны быел кар басмас

Райондагы һәр авыл җирлеге җитәкчелеге урам юлларын кардан чистартып тору өчен техникасы булган предприятие, фермер хуҗалыклары белән килешүләр төзеделәр.

 
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты район үзәгендәге 67 урам һәм Урта Биктимердәге өч урам юлларын үз карамагындагы  трактор-машиналар белән чистартып торырга планлаштыра. Аларның моның өчен алты берәмлек техникасы бар. Узган ел җирлеккә бозлавык юлларга ком сиптерә торган махсус җиһазлы “КамАЗ” автомобиле кайтты. Инде беренче бозлавыклы көннәрдә район үзәге юлларын 30 тонна тоз-ком катнашмасы белән эшкәрттеләр дә. 
Ә кар төрттерә торган көпчәкле кече трактор  белән җәяүлеләр юлларын кардан арындырып торалар. Дөрес, кар ишеп яуганда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятеннән ярдәмгә кар төяү, ташу техникасын алырга планлаштыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев