Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта быелгы Ураза аенда беренче күмәкләп  авыз ачу мәҗлесе узды

6 апрельдә Базарлы Матакның “Актай” кафесында быелгы Ураза аенда беренче күмәкләп  авыз ачу мәҗлесе узды.

  Ифтар ашын район үзәгендә яшәүче мөселман яшьләре, урта буын ир-атлар оештырды.

Мәҗлес 70 кешегә әзерләнгән иде. Чакырылган кунаклар барысы да килгәннәр – бер генә буш урын да калмады. Бусы да ифтарга бер күркәмлек өстәде.

Ифтарны район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев алып барды. Иң элек ул вәгазьләр укыды. Аннан, Коръән сүрәләренә таянып, мәҗлестә катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Әйтик, “Актай” мәчете имамы Әсхәт хәзрәт Шәрапов мәчеткә килеп хатын-кызлар намаз укый аламы, дип сорады. Ирек хәзрәт:

–Мәчеткә изге ният белән килгән бер кешене дә борырга хакыбыз юк. Хатын-кызлар намазны аерым бүлмәдә, әгәр мәчеттә икенче кат булса, шунда, я тукыма белән корып куелган урында, ир-атлардан аерым  укый алалар. Шул ук вакытта хатын-кызларга өйдә намаз уку да бик фарыз-дип аңлатты.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов мәҗлестә катнашкан мөселманнарны Изге Ураза ае белән котлады.

–Районда ураза тотучылар елдан-ел арта бара. Менә шундый күмәк авыз ачулар авылларда да уза. Бик тә саваплы гамәл бу. Әлеге ифтар ашын оештыручыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Аларның эшләре, тормышлары һәрчак бәрәкәтле булсын!-диде ул.

Котлауларга “Шәүкәт” мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов, “Мидхәт” мәчетеннән Солтан хәзрәт Пуряев,  “Актай”дан” Әсхәт хәзрәт Шәрапов кушылдылар. Мәҗлесне оештыручылар исеменнән Ленар (Сөләйман) Ситдиков, Радик Шәфигуллин сүз алдылар. Алар мәҗлескә килеп бергәләп вәгазь, Коръән тыңлап утырган кунакларга рәхмәт әйттеләр.

Авыз ачканнан соң мөселманнар намазга басты. Аннан мул табын артында  сыйланып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев