Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта йөк машинасы юл кырыена төшкән

Татарстанның күп кенә автомобиль трассалары, көчле буран булу сәбәпле, ябылып торгна иде.


16 гыйнварда кар бураны бераз тынычланган. Юлларда автомобиль хәрәкәтенә рөхсәт бирелгән.
Без үз күзләребез белән күрергә дип, автомобиль трассасына  чыгып карадык. Күз күреме яхшы түгел әлегә. Юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык  барлыкка килә башлаган.

Базарлы Матакка керә торган юлда йөк машинасы юл кырыена  төшкән иде. Ул бер яктырткыч куелган багананы да аударган. Юл төзү һәм ремонтлау хезмәт күперләргә салынган кар көртләрен кул белән чистарталар. Бик күп кар чистарту тракорлары, машиналары кар көртләре белән көрәшә.

Район үзәге урамнары юлларында да бу эшләр дәвам итә. Билгеле, мондый һава торышында автомобиль белән юлга чыкмавың хәерле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев