Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Базарлы Матактагы автовокзал бинасы каршындагы мәйдан үзгәрешләр кичерде. ФОТО

​​​​​​​Базарлы Матактагы автовокзал бинасы каршындагы мәйдан һәм аңа керү юллары вак таш түшәп асфальтланды.

 

 

Һәр район үзәгенең йөзен аның автовокзалы да билгели, дигән сүз бар.  Бик күп транзит автобуслар һәм бүтән  транспорт чаралары автовокзалга туктап уза һәм аның торышы буенча бөтен район турында фикер йөртә. Менә безнең автобуслар, таксилар халыкны утыртып китә, кайтарып куя торган мәйдан да матурайды, шоп-шома асфальтлы булды.

“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, район үзәгендәге Мәктәп һәм Совет урамнарына да икенче кат асфальт җәелә. Шаһивәлиев урамы буенча вак таш һәм ком катнашмасыннан каты түшәмәле юл ясау дәвам иттерелә. Чуаш Шәпкәсендә үзәк урамга 400 метр, Алпарда тыкрыкларга 250 метр озынлыкта шундый юллар салына. Ә Сихтермә-Хузангайда урамнарга Татарстан Президенты күрсәтмәсе белән  1200 метр озынлыкта асфальт юл салынып ята. Шулай ук Түбән Салман һәм Катюшино авылларына да каты түшәмәле юллар эшләнә башлады.

“Яшь имәннәр” балалар савыктыру  лагеренә дә  вак ташлы юл төзелеп бетеп килә. Хәзер юл эшчеләре анда су агу өчен 277 метр озынлыкта бетон улаклар ясау белән мәшгульләр. Юлны район Сабан туена кадәр тапшырачаклар да.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев