Базарлы Матактагы яңа төзелә торган "Өмет" мәчете янында зур бәйрәм узды
2 май көнне Базарлы Матактагы яңа төзелә торган "Өмет" мәчете янында Рамазан ае төгәлләну уңаеннан олуг бәйрәм узды.
Бәйрәмгә хәйран куп кеше килгән иде. Аны шул мәчет каршындагы бер төркем мөселманнар өештырганнар.
Бәйрәмгә җыелган халыкны иң элек Айдар Шәйдуллин котлады. Аннан кунакларны мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов , башка имамнар котлады. Сәхнәдән Корьән сурәләре яңгырады. Аннан бар халык сый- нигьмәтле табыннар янына чакырылды.
Биредәге мәйданда балалар куңел ачсын өчен куп шартлар тудырылган иде. Ярышлар, уеннар, бәйгеләр куп булды монда.
Көне дә бәйрәмне бизәп- кояшлы, аяз булды. Әлеге чарадан hәркемнең куңеле шат, кәефе кутәренке калды.'
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев