Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Җиңү көне белән!

Кадерле әлкилеләр! Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән кайнар котлауларны кабул итегез!
Безнең илдә 9 Май – Җиңү көненнән дә дулкынландыргыч һәм кадерлерәк бәйрәм юк. Бу бөек бәйрәм генә түгел, ә тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек белән, зур югалтулар, михнәтләр һәм үз гомерләре бәрабәренә фашизмны җиңгән каһарманнарны искә алу  көне. Бу бәйрәмдә без балаларыбызның, оныкларыбызның бәйсезлеге, тыныч, имин киләчәге өчен көрәшкән җиңүчеләр буынын олылыйбыз, Совет солдаты, тыл хезмәтчәннәре алдында түбәнчелек белән баш иябез.
Җиңү бик кыйммәт бәягә яуланды. Безнең Әлки районыннан гына да фашист илбасарларына каршы сугышка 8950 кеше китә, аларның 5267 се туган якка әйләнеп кайта алмый. 
Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары да елдан-ел азая бара. Бүген районыбызда сугышта катнашкан дүрт ветеран исән-сау. Алар – Югары Әлки авылыннан Хазим Фәхретдинов, Базарлы Матактан Лев Миндрюков, Түбән Әлкидән Галләмша Хәмәтшин, Татар Төгәлбәеннән Нургазиз Хисмәтов.
Бүген арабызда Бөек Ватан сугышы ветераннарының дүрт тол хатыны, 166 тыл хезмәтчәне яши. Сугышчан һәм хезмәт батырлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә! 
Бөек Ватан сугышында Җиңү – милли горурлыгыбыз, Ватаныбызның сугышчан дан символы. Шул ук вакытта бу безнең бәһасез тарихыбыз. Илебездә мондый канкойгыч сугышлар бүтән беркайчан кабатланмасын өчен әлеге хатирәләрне без берәмтекләп, кадерләп сакларга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез. 
Хөрмәтле райондашлар! Район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән  бу бөек бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек, бәхет,  күңел күтәренкелеге, хезмәт уңышлары телим. Җиңү көне белән!
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев