Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны Галләмша Мөбарәкша улы Хәмәтшинны соңгы юлга озаттылар

24 майда Түбән Әлки авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Галләмша Мөбарәкша улы Хәмәтшинны соңгы юлга озаттылар.

 

Галләмша Хәмәтшин фронтка 18 яше тулар тулмас китә. Ул Байкал хәрби округында, соңрак япон самурайларына каршы сугышларда катнашып, орден-медальләр белән бүләкләнә. Туган авылына 1948 елда гына әйләнеп кайта солдат. Шуннан соң колхозда терлекчелек тармагында эшли. Тормыш иптәше Әминә апа вафат булгач аны балалары Казанга алып китеп тәрбиялиләр.

Сугыш ветеранын соңгы юлга олы хөрмәт белән озаттык. Анда район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

–Кызганыч, соңгы берничә айда Әлки җирендә туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераннарының дүртенчесе белән хушлашабыз инде. Галләмша абый белән күп тапкыр очрашып аралашырга туры килде. Ул бик гадел, тыныч тормышыбыз өчен намуслы хезмәт куйган кеше иде. Аның исемен мәңгеләштерү турында кайгыртачакбыз. Туган ягыбызның лаеклы улы тыныч йокласын,–диде ул.

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев сугыш ветераны Галләмша Хәмәтшин үрнәгендә яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатка яраклы булыр, дип ышандырды. Ул шулай ук солдат каберенә саклану министрлыгы хисабыннан истәлек һәйкәле куеласын да хәбәр итте.

Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев Галләмша абый белән күршеләр булып яшәүләрен искә төшерде.

–Абыебыз бик гадел кеше иде,  кирәк чакта ярдәм итәргә ашкынып торды. Без аны бик сагынырбыз инде,–диде ул.

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та ветеран белән бер урамда яшәгән икән.

–Әле ике атна элек кенә күрше бабай белән күрешкән идем – аны Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга барып кайттык. Әлкидән кунаклар килгән дип сөенгән иде Галләмша бабай. Безне озатканда Түбән Әлкигә кунакка кайтам әле, дип ышандырып калды. Кызганыч, туган авылына менә шулай, инде бөтенләйгә, мәңгелеккә кайтырга язган икән аңа,–диде ул.

Ветеранның гаилә әгъзалары, туганнары исеменнән Рәшит Хәмәтшин сөйләде:

–Район җитәкчеләренә, авылдашларыбызга әтине олылап соңгы юлга озатырга килгәннәре өчен олы рәхмәт. Әти сугышта күргәннәре турында сөйләргә бик яратмый иде. Без аның Маньчжуриягә, Харбин шәһәренә чаклы барып җитүен генә белә алдык. Әтиебез безне – дүрт баласын тырыш, эшчән булсыннар дип тәрбияләде. Аның исеменә тап төшермичә яшәргә тырышабыз.

Галләмша Мөбарәкша улы Хәмәтшин хатыны Әминә апа янәшәсендә җирләнде.

Ветеран белән итәлеккә төшкән соңгы фото.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев