Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков  гаҗәеп оста бакчачы иде

Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков  гаҗәеп оста бакчачы иде. Ул үз җир кишәрлегендә  күп төрле җимеш агачлары, куаклар, яшелчәләр үстерер иде.

  Иң мөһиме сугыш ветераныбыз тормыштан алган сабаклары белән “ихластан уртаклашып”, агач үсентеләрен үзеңә дә биреп җибәрер иде.  
Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Яковлевич Миндрюков узган елның ноябрендә арабыздан китте. Ветеран гомере буе актив тормышта яшәде. Ул районда төрле чараларда катнашып, бик мәгънәле, ялкынлы чыгышлар ясар иде. Лев Миндрюков ул районыбызның Мичурины да иде әле. 
Бик күпләрне бакчаларында Лев Яковлевич ялгап үстергән алмагачлар мул уңышлары белән сөендерә. 
Мин Лев Миндрю-ковның бакчасында берничә мәртәбә булдым. Аның һәвәскәр бакчачы булуы турында язып та чыккан идем. 
Лев Яковлевичның Крайнов урамында үзе төзеп чыккан өенең алгы бакчасында алмагач үсентеләре рәт-рәт булып төзелеп киткән иде. Мин ул үсентеләрне ничек булдыруы турында кызыксындым. 
- Теләсә нинди җимеш агачы тамырын алам да шуңа алмагач ботагын ялгыйм. Шулай алмагач агачы барлыкка килә, -дип ансат кына эш кебек аңлатты ул. 
Сугыш ветераны бакчасында, хәтерем ялгышмаса, 16 төрле сорт алмагач үсентесе бар иде. Лев Миндрюков үсентеләрне таныш-белешкә бүләк итеп җибәрер иде, җиде ятларга исә - сатты. Ул заманнарда алмагач үсентесе табуы хәйран авыр иде бит. Менә шулай ветераныбыз һәвәскәр бакчачыларны үзе ялгап үстергән алмагач үсентеләре белән күп еллар  тәэмин итеп торды. 
Хәтеремдә 20 еллар элек Лев Миндрюков редакциягә кереп, мине бакчасына чакырып алып китте. Ул миңа җимешләре эре булып үсә торган крыжовникны күрсәтте. 
- Менә бу куакны сиңа бүләк итәм. Җимеше яшел төстә, бик татлы була.  Кайнатма ясар өчен хәйран шәп җиләк,- ди.
Ул инде крыжовник куагын казып алып та куйган. Мин аптырап:
- Үзегезгә калмый бит, нигә барысын да казып чыгардыгыз,-дим. 
Лев Яковлевич исә:
- Чәнечкеле булгач балалар да,оныклар да җимешен җыймыйлар.Аннан крыжовникны корткычлар баса. Аны берничә тапкыр эшкәртергә кирәк. Ә мин агу белән эш итәргә яратмыйм. Хәтта алмагачларга да беркайчан химикат сиптермәдем,-ди ветеран. 
Шулай итеп, хәзер минем бакчада, ботакларында һәр елны   эре-эре крыжовниклар салынып торган куаклар үсә.
Лев Миндрюковның истәлек җимешен картаеп китмәсен дип, мин берничә тапкыр үрчеттем дә.   Оста бакчачының чын күңелдән биргән җимеш куагы һәр елны диярлек безне уңышы белән сөендерә.
Лев Яковлевич озак еллар Совет урамында яшәде. Аның элеккеге җир кишәрлегендә  берничә алмагачы бар иде. Ул  агачларда бүген дә берничә төрле сорт алма үсеп, яңа хуҗаларын сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев