Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

биатлон

Аучылар хәйран нык, чыдам, сәламәт халык икән. Һәвәскәр аучылар арасында узган биатлон бәйгесендә моңа тагын бер кат инандык.

Һәвәскәр аучылар шактый үзенчәлекле халык та. Алар күп вакытларын табигатьтә үткәрәләр, аны аңлый, тоя беләләр. Физик яктан чыныкканлык, төрле көтелмәгән хәлләргә әзер булу алар өчен бик мөһим. Төрле яшьтә,  төрле авыллардан булуларына карамастан, үзара дуслашып-аралашып яши беләләр аучылар. Дисциплина дигән нәрсә дә көчле икән үзләрендә. Сушка авылы янында  иртәнге 10 да башланасы биатлон ярышына сәгать 9 да ук җыелып беткәннәр иде.

Быел аучылар ярышы икенче тапкыр үткәрелде. Оештыручыларның чарага бик җитди әзерләнгәнен һәрдаим күреп, тоеп тордык. Бу мавыктыргыч бәйгене оештыручылар исә – район аучылык һәм балыкчылык җәмгыяте (рәисе Альберт Шәйхетдинов), Биологик ресурслар буенча ТР дәүләт комитетының районара бүлеге (җитәкчесе Андрей Ерусланов), “Алексеевскдорстрой” карамагындагы “Көньяк” аучылык хуҗалыгы (җитәкчесе Фоат Вәлиев). Җитәкчеләр үзләре дә ау биатлонында ярышты.

Бәйгедә 9 команда катнашты  (Алексеевск, Спас районнарыннан да аучылар килгән иде). Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

–Аучылар табигатьне иң нык яратучы кешеләр. Алар табигый байлыкларга сак, игътибарлы мөнәсәбәттә. Сунарчылар үзләрен гел формада тоталар, көр күңеллеләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Сезнең үрнәккә яшьләр дә иярә,–диде район җитәкчесе һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.

Аның сүзләренә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тә кушылды:

–90 нчы елларда илдә хөкем сөргән тәртипсезлек чорында табигатебезгә гаять зур зыян салынды. Шөкер, хәзер ау биләмәләрен дә, буаларны да кайгыртучы хуҗалары бар. Безнең урманнарда соңгы елларда кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре саны артты. Менә тиздән без Таулы Алтайдан алып кайткан 60 баш  маралны (болан) иреккә  җибәрәбез,–диде ул.

Андрей Ерусланов һәм Альберт Шәйхетдинов соңгы айларда башкарылган кайбер эшләр турында сөйләделәр, Әлки җирендә җәнлекләрне саклау, аларның санын арттыру өчен җан атып йөрүче егерьләрне бүләкләделәр. Алар шулай ук районда  җәнлекләр дөньясын баетуга, табигатьне саклауга зур өлеш кертүе өчен һәм юбилее уңаеннан Фоат Вәлиевкә һәвәскәр аучылар исеменнән кулдан эшләнгән сувенир балта (авторы Рамил Төхвәтуллин) тапшырдылар.

Менә ярышка старт бирелде. Җилкәләренә мылтык аскан аучылар чаңгыларын киеп урман юллары буйлап алга ыргылдылар. Кар җепшек, чаңгыда бару авыр. Бер километр ара узгач – ату сызыгы. Биредә аучылар өч тапкыр мишеньгә аталар. Ядрә мишеньгә тимәсә, штраф төсендә чаңгыда тагын бер әйләнеш ясарга туры килә.

Ярышта һәр командада өчәр кеше катнаша. Ике километр араны узгач, аучылар эстафетаны иптәшләренә тапшыра.

Бәйге бик киеренке барды. Лидер командалар һәр этапта диярлек алышынып торды. Менә ярышларны зур кызыксыну белән күзәткән барлык җанатарлар финишка беренче килүче команданы сәламли. Бу район аучылык җәмгыяте командасы. Борискино аучылары командасы да алардан күпкә калышмады. Өченче булып финишка “Көньяк” аучылык хуҗалыгы егетләре килеп җитте. Дүртенче урында – Алексеевск районы аучылары.

Җиңүче командалар кабан дуңгызы ауларга лицензияләргә, истәлекле бүләкләргә ия булды.

Иң өлкән биатлончы булып Болгар шәһәреннән 71 яшьлек Александр Ферапонтов танылды.

Урман кочагында, саф һавада үткән бу бәйгене тамаша кылырга шактый халык килгән иде. Ярышучылар гына түгел, җанатарлар да спорт бәйрәменнән зур канәгатьлек алды. Ә ахырдан бар халыкны чәй табынына чакырдылар, кайнар пылау белән сыйладылар. Көне дә кояшлы, матур иде. Ә районның сәнгать осталары дәртле җырлары белән бәйгегә аерата бер ямь, күтәренкелек өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев