Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бибай Чаллы авылында яшәүче Гыйниятуллиннар гаиләсенә сөенечле хәбәр килеп иреште

Зур булмаган Бибай Чаллы авылында сөенечле хәбәр берничә минутта таралып өлгерә.

Гыйниятуллиннарга зур ак конвертта 217 нче гвардия парашют-десант полкы командиры Д.Юзенкодан хат килгән. Ул хатта болай дип язылган:

“Хөрмәтле Рәзинә Насыйбулловна һәм Илдус Мусинович! Сезгә улыгызны тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтәбез. Улыгыз Фирдүснең хәрби ант кабул итеүенә бер ел булды. Шушы кыска вакыт эчендә ул  өлкән укчы-сапер хәрби белгечлеген үзләштереп өлгерде, үз эшенең чын остасына әйләнде, белгәннәрен алга таба камилләштерә. Улыгыз көндәлек эшчәнлектә һәм хәрби хезмәтендә чын ир-атларга хас сыйфатлар, һөнәри осталык, авырлыкларны кичерүдә ныклык күрсәтә.

Ул сугышчан әзерлек предметлары дәресләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә, хәрби-транспорт авиациясе самолетларыннан парашют белән куркусыз сикерә, гвардияче-десантчы исемен горур йөртә.

Фирдүс хезмәт вазыйфалары үтәгәндә инициатива күрсәтә, моның өчен күп тапкыр макталды. Улыгыз хезмәт сөючән, техник яктан белемле, тырыш кеше икәнлеген күп тапкыр раслады. Командирларына, өлкән хезмәттәшләренә карата ихтирамлы, коллективта абруйлы. Командование һәм үз исемемнән улыгызны яхшы тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез чын Ватан сакчысы үстергәнсез, аның белән горурлана аласыз. Сезгә нык исәнлек, иминлек телим. Улыгызның уңышлары сезгә дә яшәү көче өстәр”.

Армиягә киткәнче Фирдүс Казан энергетика көллиятендә укып техник-электрик белгечлеге алган. Егетнең тизрәк Ватан алдындагы бурычын үтисе килгән, һәм ул, армиягә китү вакытын кичектерү мөмкин булса да, моны эшләмәгән. Яшь солдатның дипломын апасы алган.

Фирдүс балачактан техника белән мәш килде, өйдәге электр приборларын үзе төзәтә иде. Әтисе ягыннан бабасы Муса тирә-якта танылган электрик булган. мөгаен, улымның шушы сыйфаты бабасыннандыр,–дип сөйләде солдат әнисе Рәзинә. Ул үзе туган авылында клуб мөдире булып эшли. Гаилә башлыгы Илдус “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең алдынгы  терлекчесе. Улларының хезмәтен тәмамлап кайтуын сабырлык белән көтә алар. Уңышлар сиңа, Фирдүс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев