Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы бәйрәм күркәм үтсен өчен та­бигать тә тырышты

16 июньдә “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янындагы ямьле үзәнлектә район Сабан туе мәйданы меңләгән әлкилеләрне һәм кунакларны үзенә җыйды.

 

  Милли бәйрәмебез зур оешканлык һәм күтәренкелек белән, бизәк-төсмерләргә, якты тәэсирләргә бай булып, имин һәм матур узды.

 

Буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән Сабан­туй бәйрәме соңгы вакытта чын асылын җуя башлады, дигән фикерләр дә ишетелә хәзер. Ничек кенә бул­масын, Сабан туен ха­лык түземсезлек белән көтеп ала, рәхәтләнеп бәйрәм итә, көч-куәт, җитезлектә сынаша, туганнары, яшьлек ду­слары белән очрашып аралаша.

 

Быелгы бәйрәм күркәм үтсен өчен та­бигать тә тырышты. Көн бик ямьле булды – салкын җил, вак яңгыр да үзәккә үтмәде, кояш та чамасыз кыздырма­ды. Бәйрәмгә халык та бик күп җыелды.

Район Сабан туе җырлы-биюле му­зыкаль компози­ция белән башла­нып китте. Мәдәният хезмәткәрләре, бала­лар бию коллективла­ры мәйданда кешенең табигать белән бергәлеген, игенче хезмәтенең олылыгын тасвирлаган тамаша күрсәттеләр. Үзебезнең артистлар белән беррәттән Казаннан чакырылган сәнгать осталары, шул исәптән якташыбыз Максуд Юлдашев дәртле ма­тур җырлары белән бәйрәмне бизәделәр.

Район имам- мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиевнең Сабан туена фатиха би­реп Коръән аяте укуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп, нурлан­дырып җибәрде.

Аннан соң Сабан туена җыелган халык­ны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

 

– Р а й о н ы б ы з игенчеләре язгы чәчү эшләрен уңышлы т ө г ә л л ә д е л ә р . Хуҗалыкларда хәзер тагын бер җаваплы кампания – терлек азы­гы хәзерләү башланды. Авыл хуҗалыгындагы һәр эшне зур җаваплылык һәм намус белән башкаручы кыр батырларына, ферма хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерәм, һәркайсыгызны бүгенге олы бәйрәм – Сабан туе белән тәбрик итәм,–диде Александр Федорович һәм ха­лыкны рәхәтләнеп ял итәргә, ярыш- бәйгеләрдә актив кат­нашырга чакырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Әлкилеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән якташларыбыз – Россия Дәүләт Ду­масы депутаты Ай­рат Хәйруллин, 1976- 1982 елларда район белән җитәкчелек иткән Дамир Каюмов котладылар. Ә Таби­гать ресурсларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов Татарс­тан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын җиткерде.

 

 Җитәкчеләр шулай ук бөтен халык алдында рай­ондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Сабан туе – беренче чи­ратта җир кешесен, иген­чене олылаучы, аның авыр һәм фидакарь хезмәтенә мәртәбә, дан җырлаучы бәйрәм ул. Һәм менә мәйдан түренә Сабан туеның иң олы һәм дәрәҗәле кунаклары – басу һәм фермаларда көнне төнгә ялгап эшләп, табын­нарыбызны икмәк, ит-сөт белән баетучы игенче-ме­ханизаторлар, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчеләре чакы­рылды. Районның төрле тармакларында тырыш хезмәтләре белән танылган алдынгылар да түргә ча­кырып хөрмәтләнде. Алар көчле алкышлар астында мәйдан әйләнделәр.

Бүләкләүләрдән соң мәйдан Сабан туеның тра­дицион уеннарына һәм ярышларына бирелде. Келәмнәрдә көрәш кызды, көчле беләклеләр кул көрәштерде, гер күтәрде. Бала-чага катыктан тәңкә эзләп, капчык киеп узышып, капчык белән сугышып, йо­мырка салынган кашык ка­бып йөгереп, чүлмәк ватып, аркан тартышып мәш килде. Сулы чиләк-көянтә белән узышучы ир-атлар һәм ха­тын-кызлар ярышын да ха­лык көлә-көлә карады.

 

 Сабан туе – зур чыгымнар да, күп хезмәт тә сорый тор­ган бәйрәм. Халык рәхәтләнеп күңел ачсын, бәйрәм күркәм һәм имин узсын өчен биредә ай буе оешма-предприятиеләр вәкилләре җиң сызганып эшләде.

Сабан туен үткәрү өчен үзләреннән зур матди өлеш керткән Айрат Хәйруллинга, Фоат Вәлиевкә, Евгений Чугу­новка, шулай ук район эшмәкәрләренә, фермерларга, оешма- предприятиеләргә дә зур рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев