Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Чуаш Кичүе авылында Изгеләр чишмәсен төзекләндерәләр

​​​​​​​Чуаш Кичүендә Кече Чирмешән елгасы буендагы Изгеләр чишмәсендә быел да зур төзекләндерү эшләре башкарылды.

 

Питрәч районында яшәүче якташыбыз Зөфәр Хатыйпов чишмәгә төшү өчен яңа баскыч ясатып урнаштырып куйган. Биек баскыч озак еллар хезмәт итәрлек итеп тимердән һәм агачтан эшләнгән, әйбәтләп буялган.

Былтыр исә авыл халкы чишмә өенең идәннәрен алыштырып, буяп куйганнар иде. Ә тагын бер якташлары Әмир Гыйзетдинов “Изгеләр урынына” автомобиль белән бару юлын ремонтлатып, анда файдалануда булган асфальт вагы җәйдергән.

Җирлек башлыгы Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, чишмәне ремонтлау быел да  дәвам иттереләчәк. Аерым алганда, кизләүне чистарту эшләрен башкарачаклар.

Чуаш Кичүендәге әлеге чишмәне халык изге урын дип саный. Элегрәк монда ерак һәм якын авыллардан  килеп дини йолалар үтәгәннәр. Биредә кош-кортны, мал-туарны корбанга чалучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев