Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат Фоат Вәлиевка әлкилеләр юл төзелеше мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте

7 февральдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Фоат Вәлиев район халкын кабул итте. Депутат белән кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин да катнашты.

Беренче булып Фоат Вәлиевка Иске Матактан Таисия Демидова мөрәҗәгать итте. Төгәлрәге, ул берничә авыл халкы кешеләре исеменнән депутат янына килгән. Базарлы Матак – Чуаш Шәпкәсе арасындагы автомобиль юлы кайчан ремонтланыр икән дип кызыксына ул.
–     Быел район эчендә яңа юллар төзелешенә республикадан акча бик аз бирелә. Ә сез әйткән автомобиль юлының торышын без яхшы беләбез. Аны программага кертү эшенә РФ Дәүләт Советы депутаты Олег Морозов та алынган иде. Юлга ремонт ясау эшенең смета проекты документлары әзер. Ул бюджетка 615 миллион сумга  төшәчәк. Илдәге хәзерге вәзгыятьтә мондый акчаны табу кыен. Әлеге юл алдагы елларда өлешләп ремонтланыр дигән өметтә яшик, – диде Фоат Вәлиевич.
Александр Никошин:
–     Әлеге юлны “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте грейдерлар белән  даими тигезләп тора. Гомумән, әлеге предприятие районыбыз өчен  юллар ремонтлау, төзүдә гаять зур эшләр башкарыла. Без Фоат Вәлиевка, юл төзүчеләргә бик рәхмәтле, – диде.
Түбән Әлкидән Наилә Сираҗева-ның улы өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә алынган. Алар республиканың маллар өчен абзарлар төзелеше программасында катнашалар икән. Ә ул программадан субсидия алу өчен, корылманың бер өлеше төзелгән булырга тиеш. Наилә ханым: “Абзар нигезен салуда бетон белән булыша алмассызмы?” – дип мөрәҗәгать итте.
Фоат Вәлиев аңа:
–    Төзелешне сез җәйгә таба башлыйсыз бит. Шуңа да күпме бетон кирәк булуын ачыклап, миңа мөрәҗәгать хаты юлларсыз. Ярдәм итәрбез, – диде.
Базарлы Матактан Татьяна Петухова Урманлык урамында яшәүчеләр исеменнән депутатка сорау белән килгән.   
–    Безнең урамда яшәүчеләр байтак. Балалар да күп. Ә менә урамга җәяүлеләр юлы төзелеп бетмәде. Төгәлрәге, бер өлешен ясадылар да, эш туктатылды. Шуны салуда ярдәм итә алмассызмы?
–    Урамга җәяүлеләр юлын салу мәсьәләсе белән авыл җирлекләре шөгыльләнә.  Моны күп җирдә үзара салым хисабына башкаралар. Сез бу эшне халык салымы буенча эшли башласагыз, без дә ярдәм итәрбез, – диде Фоат Вәлиев.
Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов:
–     Мәчеткә бик күпләр гыйбадәт кылырга үз автомобильләре  белән килә. Ә транспорт басып торыр өчен мәйданыбыз юк. Шуны ясауды ярдәм итә алмассызмы? – дип, депутатка мөрәҗәгать итте.
–     Май айларында, җирләр кипкәч, Шәүкәт мәчете янында автомобиль  кую мәйданчыгын төзетербез, – дип ышандырды Фоат Вәлиев. 
Базарлы Матакның Волков урамында яшәүче яшь гаиләләр дә үзләрендә юл салуны сорап, депутат янына килгәннәр. 
Александр Никошин әйтүенә караганда,  бу урам озын – ике километр тирәсе, анда юл төзү 23 миллион  сумга төшә. Аны район хисабыннан башкару мөмкин түгел. Фоат Вәлиев та 200 метр гына булса, юл салуныниятләр идек, әмма монда чыгымнар зур, ди.
Киләчәктә,  район хисабыннан берничә елда түләү шарты белән Волков урамына юл салдыру мәсьәләсен хәл итәргә тырышырбыз дип ышандырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев