Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дус-туганнарны бергә җыйган бәйрәм

Традиция буенча – Әлки районында Яңа елны күп халык Төп чыршы янында каршылый.Төгәлрәге Яңа елга чаклы берничә сәгатьне Үзәк парктагы бәйрәм мәйданына җыелышып, бик күңелле итеп үткәрәбез.

 

Район мәдәният хезмәткәрләре халыкның күңелен күреп, аларны биетеп, җырлатып, уйнатып каршылату өчен зур тырышлык куйды. Аҗдаһа елын  күпләребез сәнгать осталары оештырган тамаша хозурында каршыладык.
  Мәдәният хезмәткәрләре Гөлия Яруллина, Эльвира Зиятдинованың татар-рус телләрендә котлаулары йөрәкләргә май булып ятты.

"Бәйрәмебез мөбәрәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк булсын. Бусагадан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел”.
  Бу теләкләрне ишетүгә күз алдына хуш исле зифа буйлы чыршы, мандаринлы мул табын, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәгән сихри утлар килеп баса.
  Яңа ел диюгә күңелдә үткәннәр белән хушлашу сагышы да һәм өметле киләчәк белән кавышу шатлыгы да  уяна.
  Яңа ел төнендә район башлыгы Александр Никошин барлык әлкилеләрне, кунакларны 2024 ел белән кайнар котлады.
-Яңа елда барыгызга да таза сәламәтлек, иминлек, күкләрегезнең аяз булуын телим! Иң элек мин районыбыздан китеп махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә иң изге теләкләрне юллыйм. Алар җиңүләр белән сау-сәламәт хәлдә гаиләләренә тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде. Сезгә 2024 елның бик уңышлы килүен, ә барлык начар гамәлләрнең узганында калуын телим! - диде Александр Никошин.
Бәйрәм сәхнәсенә махсус хәрби операциядә катнашучы, яңарак кына кыска вакытлы ялга кайткан Игорь Вассунов чакырылды. Аңа район җитәкчесе фронттагы батырлыклары өчен рәхмәт хаты тапшырды. Игорь Николаевич яудагы егетләргә һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен якташларына барлык хезмәттәшләре исеменнән олы рәхмәтләрен җиткерде. ”Бердәмлектә безнең көчебез, җиңү безнеке булыр!”, - диде солдат.
  Котлауларга район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов та кушылды:
  -Быел без Яңа ел бәйрәмен, аңа хәзерлекне яңа форматта оештырырга булдык. Базарлы Матак, Үзәк парк ничек матур итеп төрле утлар-яктырткычлар белән бизәлде. Чын могҗиза, әкият атмосферасы тудырырга тырыштык. Без әлкилеләр ел дәвамында бик тырышып хезмәт куйдык, мәгнәле итеп яшәдек. Шуңа да күңелле итеп бәйрәмнәрне үткәрергә бик хакыбыз бар. Бердәм булып, алга карап 2024 елга билгеләнгән барлык максатларга да ирешербез. Иң мөһиме сез, гаиләләрегез сәламәт булыгыз, җитеш тормышта, бәхетле яшәгез!-диде Руслан Морадымов.
  Кыш бабай һәм Кар кызы күп санлы бәйрәм кунакларын чыршы тирәли биетте, җырлатты, уйнатты. Бәйрәмгә җыелган халык күңеленә Казан артистлары Алсу Фаракшина, Айгөл Рәхимова, Радик Шәрибҗанов чыгышлары да хуш килде.  Бәйрәмне шулай куңелле итеп күмәк каршылар өчен төне дә бик матур булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев