Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елның икенче яртысына “Әлки хәбәрләре”нә язылу башланды

​​​​​​​Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

 

1 апрельдән быелның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды.

Киләсе яртыеллыкта да район газетасыннан аерылмассыз, “Әлки хәбәрләре”н өегезгә яздырып алырсыз дип ышанабыз. Газета һәрвакыт укучылары белән бергә булды, райондагы вакыйгалар, яңалык-хәбәрләр белән таныштырып торды, хезмәт алдынгылары, күркәм гаиләләр, гыйбрәтле язмышлы кешеләр хакында сөйләде. Газета ул  үзенә күрә район тормышының елъязмасы.

Узган ел пандемия белән бәйле үзбикләнү чорында күп оешма-предприятиеләр туктап калганда да газетабыз элеккечә чыгуын дәвам итте, укучыларыбызга соңгы яңалыкларны җиткереп барды. Аның һәр саны үзвакытында әбүнәчеләргә барып иреште.

“Әлки хәбәрләре”нә язылып, сез өегезгә ике газета аласыз. Чөнки һәр җомгада район газетасы “Атна вакыйгалары” белән тулыланып килә. Ә анда телевидение программалары, республика һәм ил яңалыклары, төрле кызыклы язмалар урын ала.

Киләсе яртыеллыкка язылу нәтиҗәләре буенча әбүнәчеләр арасында бүләкләр уйнатырга да исәплибез.

2021 елның икенче яртыеллыгына газетага язылу бәясе – 782,94 сум. Ә оешмалар өчен ул 873 сум. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр, хөрмәтле укучыларыбыз. Язылуны почтальоннар аша, шулай ук электрон рәвештә дә башкарырга була.

Алга таба да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев