Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кулыннан килмәгән эш юк

Иртән йокыдан уянганда үзеңнең, якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең исәнлегенә куана, әйләнә-тирәнең матурлыгына, иминлегенә соклана белү - бәхет ул. Менә шуннан башлана да инде көнеңнең, эшеңнең уңышлары. Районыбызда гына түгел, республикада хөрмәт казанган эшлекле ханым, кадерле әни һәм гомер юлдашы Гөлсинә Дәүлиева турында язмамны болай башлавым юкка түгел. Дөньяның матурлыгына сокланып карый белеп,...

Иртән йокыдан уянганда үзеңнең, якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең исәнлегенә куана, әйләнә-тирәнең матурлыгына, иминлегенә соклана белү - бәхет ул. Менә шуннан башлана да инде көнеңнең, эшеңнең уңышлары. Районыбызда гына түгел, республикада хөрмәт казанган эшлекле ханым, кадерле әни һәм гомер юлдашы Гөлсинә Дәүлиева турында язмамны болай башлавым юкка түгел. Дөньяның матурлыгына сокланып карый белеп, үзе дә матурлык тудыручы шәхес ул.
Гөлсинә Шәйхетдин кызы 55 ел элек Кама Тамагы районының Кариле авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килеп югары белем ала. Кияүгә чыккач, ире Рәүфне хезмәт вазыйфасы буенча кая җибәрсәләр, шунда китеп эшлиләр, яңадан Татарстанга кайтып, иренең туган якларында яңа тормыш башлап җибәрәләр алар.
Ишле балалы укытучы гаиләсендә үскән кыз тормышта үзе юл салып барырга күнеккәнгәме, аңа тынгысызлык, әйдәп баручанлык, үзгәрешләргә, яңалыкларга курыкмыйча алыну кебек күркәм сыйфатлар хас.
Шул тынгысызлыгы аркасында ул 90 нчы еллар азагында районда беренчеләрдән булып шәхси кибет ачып, халыкны иң кирәкле товарлар белән тәэмин итүне җайга сала. Аннан соң ике зур сәүдә үзәге ачу - алны-ялны белми хезмәт итүенең нәтиҗәсе. Ул җитәкләгән коллективта дистәләгән кешеләрнең хезмәт белән тәэмин ителүе, бу бимазалы чорда вазыйфасын тотрыклы алып баруы да - тырышлыгының бер дәлиле. Күңел биреп, булсынга йөрүчегә, бигрәк тә җитәкче кешегә рәхмәтле эшләре белән истә калу өчен күп вакытлар кирәкми.
Дөресен әйткәндә, ул башкарган эшләрне санап бетерерлек тә түгел. Тормыш алып барулары аеруча авыр булган чорда сәүдә үзәкләре торгызу, халык бик тиз яратып өлгергән кафе булдыру һич тә җиңел генә эшләнмәгәндер. Шуның өстенә ул район советы депутаты, район эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе, үзенең туган төбәгендә якташлар җәмгыяте рәисе - саный китсәң шактый булыр иде.
Эшмәкәр ханымның өйгә төн уртасында кайткан чаклары да була. Өйдә ул - ир хатыны, сөекле кызының әнисе, киявенең хөрмәтле әбисе. Аның өчен иң беренче урында - гаилә. Аңа өйдә чисталык булсын, бар җир ялтырап торсын. Хатын-кыз пешеренергә ярата инде. Нинди генә югары урында утырмасын - кухня барыбыз өчен дә бер-уртак ул. "Кайчак шундый арыйм, җеп өзәр хәл дә калмаган килеш өйгә кайтам. Кухняга чыгып бассам, бу халәтем юып төшергәндәй юкка чыга да куя",-ди Гөлсинә.
Ә инде җәйге бакчасы - әкият дөньясы. Бакчадагы чәчәкләр төрлелеге, дизайн - бусы инде кызы Айгөлнең тырышлыгы, булдыклылыгы. Бу сыйфатлар аңа һичшиксез әнисеннән күчкәндер. Әкияти бакчада гаиләсе, туганнары, кода-кодагыйлары белән ял итү, тормышыннан канәгать булып, шөкер итеп яшәү - үтелгән авыр һәм шатлыклы еллар нәтиҗәседер ул.
Бу көннәрдә Гөлсинә Дәүлиева күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аның әле көче-дәрте, энергиясе, эшләү теләге ташып тора. Ходай исәнлек бирсен дә, уйда-хыялда йөрткән барлык күркәм эшләрне башкарып чыгарга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев