Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак
Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
18 мартта, төнлә явым-төшем булырга мөмкин. Кайбер урыннарда кыска вакытлы бураннар булуы фаразлана.
Төнлә һава температурасы -4дән +1 градуска кадәр, көндез -1дән +3кә кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак, - дип кисәтә синоптиклар.
19 мартта төнлә термометр баганалары -6, -11 градуска кадәр төшүе көтелә. Көндез һава яңадан -1, +3 градуска кадәр җылыначак.
20 мартта явым-төшем аз булачак дип фаразлана. Һава температурасы төнлә -3...-8 градуска кадәр һәм көндез +1...+6 градуска кадәр җылы булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев