Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшәү шартлары яхшы”, диләр районнан мобилизацияләнеп Казанда хәрби күнегүләр үтүче егетләр.

4 ноябрьдә район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге делегация Әлки җиреннән мобилизацияләнгән егетләр янында булып кайттылар.

  Алар әлегә Казанда хәрби күнегүләр узалар. Егетлоәребезнең бер өлеше Казан Экспо үзәгендә, калганнары хәрби полигонда яшиләр.

Район башлыгы Александр Никошин якташларыбызның барысы белән дә диярлек очрашты, аларның яшәү шарталары, бигрәк тә туклануы мәсьәләсе белән кызыксынды. Егетләр үзлзрен әйбәт ашаулары, яшәү өчен беренче кирәк-яраклар белән тәэмин ителүләре хакында сөйләделәр.  

Александр Никошин солдатларга Әлки җирендә хәзерләнгән күчтәнәчләрен тапшырды. Азык-төлек пакетларында өй шартларында пешерелгән камыр ризыклары, башка тәм-томнар да бар иде.  Бер уңайдан хәрбиләргә алга таба кирәк буласы әйберләр исемлеге төзелде. Ул нәрсәләр кыска вакыт эчендә хәзерләнеп егетләребезгә тапшырылачак.

Хәрби күнегүләр үтүче егетләрнең яртысыннан артыгы гаиләле. Район җитәкчелеге мобилизацияләнгән һәр гаиләдә булып чыгарга тырышачак, аларның нәрсәләргә мохтаҗ булулары ачыкланачак, район хакимияте һәм эшмәкәрләр көче белән ярдәм күрсәтү исемлеге төзеләчәк.

Хәер, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында мобилизацияләнгән егетләрнең балаларына кайбер ярдәмнәр күрсәтелә дә башлады инде.

Хәрби күнегүләр үтүче райондашлар үзләре дә гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торалар икән. Аларга бит район җиреннән озатканда ук һәркайсына  кесә телефоннары, беренчел кирәк-яраклар тутырылган сумкалар сумкалар тапшырылган иде.

Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Плтанова да хәрбиләр белән очрашуда катнашты. Ул аларга гаиләләрендә булып, кирәк булганда һәръяклап ярдәм күрсәтеләчәк дип ышандырды. Бу эшкә индеатна башыннан керештеләр дә инде.

 

“Сугышчан туганлык” (“Боевое братсво”) җәмәгать оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов, хәрбиләр белән үзе элемтәдә торып, көндәлек мәсьәләләрне белешеп торачакмын, диде.

Бер-ике көннән мобилизацияләнгән егетләр янында район  башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов булып кайтты. Ул өйрәнүләрдә булып, алдагы делегация күрә алмаучылар  белән дә очрашты. Руслан Хәлил улы аша хәрби күнегүләр үтүче  егетләр  район тарафыннан төрле ярдәмнәр  күрсәткәннәре өчен  җитәкчеләргә, иганәчеләргә рәхмәтләр җиткергәннәр. Алар: “Без әле ун көннәр элек кенә өйләребездән чыгып киттек. Шулай да өйдә пешерелгән ризыкларны сагына башладык. Безгә бигрәк тә  мәктәпләр пешереп озаткан пироглар, пирожкилар бик ошады, рәхмәт сезгә”, дигәннәр.   

Дөрес, мобилизация үтүче егетләр янында бик еш булып булмый. Аның өчен хәрби җитәкчеләрдән махсус рөхсәтләр алынырга тиеш. Шулай да, беренче мөмкинлек туу белән районыбыз сәнгать  осталары  алар янында күңелле концерт куеп кайтырга дип тә хәзерләнеп торалар.

Районда хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм җыю пункты эшләп килә. Шулай ук мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләре мөрәҗәгать итсен өчен кайнар линия булдырылды. Телефоннары: 20-0-31; 20-8-90.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев