Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илшат Туктамышев “Алексеевскдорстрой” Әлки участогының алдынгы механизаторы бүген

Ә кайчандыр ул әтисе Равил абыйның тракторына утырып хезмәт юлын башлаган булган. 

 

Алма агачыннан ерак төшми, диюләре шулдыр инде. Гомерлек алдынгы комбайнчы, механизатор Равил Туктамышевның улы Илшат та әтисе юлын сайлаган. Иптәшләре, дус егетләре мәктәпне тәмамлагач калаларга чыгып киткәндә дә аларга кызыкмый Илшат. Авылда калып, шунда төпләнеп яшәү теләге нык була аның.
Берара “Карга” совхозында, аннан “Кызыл Шәрык-Агро”да тракторда эшләгәч, аны бик  кыстап юл төзү оешмасына чакыралар. Бу хәлгә дә инде җиде ел үтеп киткән. Илшат хәзер  әлеге предприятиенең тәҗрибәле, мактаулы механизаторы. 
Ул “МТЗ-82” тракторы белән ел әйләнәсе  район юлларын карап тора. Җәйге айларда юл кырыйларындагы үләннәрне чаптыра, кыш кердеме – кардан чистарту эшләре башлана. Филиалда әлеге эшне дүрт “Беларус” башкара. Бу тракторда эшләүче егетләр инде алмашып тәүлек буе юлдан кайтып кермиләр. Илшат алмашчысы Фирзәр Гәрәев белән үзара аңлашып, бер-беренә булышып эшлиләр.
–Миңа бу коллективка килгәч Әмир абый Хафизов нык ярдәм итте. Әмир абый белән күп вакыт бер сменада эшлибез. Гел бер юнәлештә юлларны карап торабыз. Трассада төрле чаклар була: күз ачкысыз бураны, ватылып калган чаклар... Әмир абый кебек хезмәттәшләр янәшәдә булганда берсе дә куркыныч түгел,–ди Илшат.
Илшат Туктамышев инде хәзер әти кеше дә. Аның Камил исемле бер яшь сигез айлык улы үсеп килә. Базарлы Матакта ипотекага фатир да алганнар. Үз куышларында матур, тату гомер кичерәләр. 
Әти кеше еш кына атналар буе командировкаларга китеп тә эшли. Гаилә җитеш, мул яшәсен өчен  тырыша ул. Моны тормыш иптәше Ләйсән дә бик аңлый. Әтиләрен улы белән имин юллар теләп озатып калалар, сагынып көтеп алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев