Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирле үзидарә хезмәткәрләре концерт куйды

Муниципаль хезмәткәрләр көне алдыннан район советы һәм башкарма комитет коллективының “Гаилә елы” уңаеннан хисап концерты булды.

Әлеге коллектив концерты  һәрчак хәзерлек, бай эчтәлекле булып уза иде. Бу юлы  да бик мәгънәле тамаша булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, алар читтән. Әйтик, шул ук район мәдәният йортыннан, өстәмә чыгышлар алмаганнар иде.  Бары үз көчләренә  таянып эшләгәннәр.

Конөертта күмәк җырлар күп башкарылды. Аерым җыр башкаручылвр хәтта азрак та булды. Район финанс хисап палатасы рәисе Илгиз Габидуллин баянда уйнап үзе башкарган “Сылукай” җырын халык бик ошатып кабул итте, көчле алкышларга күмде. 

Муниципаль хезмәткәрләр концертында һәр елны диярлек Иске Камка авыл җирлек башлыгы Фәргать Әкъбәров чыгыш ясый иде. Бу юлы да Фәргать Әсхәт улына шундый тәкъдим булган. Ә ул исә “яраса минем урынга улым чыгыш ясасын әле” дигән. Шулай итеп тамашачылар Алмаз Әкъбәров башкаруында бик матур берничә җыр тыңладылар. Алмаз профессиональ артистлар  дәрәҗәсендә җырлады. Хәер, ул бит башта  Казанда Әүһәдиев исемендәге музыка училищасын тәмамлап, хәзер исә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 3 нче курсында белем ала. Алмаз Әкъбәров иҗатлары белән горурланырбыз әле.

Концертны ике телдә, бик оста итеп, Гүзәл Заһидуллина һәм Айрат Вәлиев алып бардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова бик оста итеп ике җыр башкарды, тирән мәгънә салынган шигырь сөйләде.
Концерт Россия флагына багышланган патриотик җыр белән төгәлләнде. Әлеге җырны тамаша кылучылар аяк өсте тыңладылар, кушылып җырлаучылар да булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев