Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы авыл җирлегендә үзара салым акчасына планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган

Иске Чаллы авыл җирлегендә үткән җыеннарда район башлыгы Александр Никошин һәм безнең муниципаль берәмлеккә республика җитәкчеләре тарафыннан куратор итеп билгеләнгән  Татарстан урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров катнаштылар.

 

Димәк, җыенда катнашучылар үзләрен борчыган күп сорауларга җитәкчеләрдән урыннарда ук җавап ала алдылар.

Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков, узган елда башкарылган эшләргә тукталганда, иң элек куанычлы саннарны атады:

–2021 елда җирлектә дүрт бала туды, икесе ир бала, икесе – кызлар. Шуларның берсе гаиләдә дүртенче сабый, ә тагын берсе – алтынчы нарасый,–диде.

Соңгы елларда авылда төпләнеп калган яшь гаиләләр өченче, дүртенче, хәтта бишенче сабыйларын тудырырга да тартынмый башладылар кебек. Һәр авылда күп балалы гаиләләр шактый хәзер. Бу инде Татарстанда, ил күләмендә тормыш җайлана башлады дигән сүз.

Яшь гаиләләргә беренче, икенче балалары өчен Россия Президенты Указы нигезендә бирелә торган ана капиталы күләме һәр елны артып тора. Ул акчаны файдалану мөмкинлекләре, юнәлешләре дә күп инде хәзер.

Моннан тыш, авылларда торак йортлар төзү программасы да яшьләрне салада төпләнеп калырга этәрә.

Татарстанда исә авылда халыкны хезмәт урыннары белән тәэмин итү юнәлешендә күп төрле программалар эшләп килә. Алары турында авылларда узган җыеннарда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре халыкка ипләп кенә аңлаталар, документлар әзерләүдә ярдәмнәрен тәкъдим итәләр.

Җирлеккә караган Иске Чаллы, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысында 213 шәхси хуҗалык бар, аларда 543 кеше яши. Шуларның 152 се генә пенсионерлар. Калганнары – хезмәткә яраклы кешеләр, укучылар, балалар.

Иске Чаллыда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән төзетелгән мәктәп әле дә матур гына эшли. Аның директоры булып уңышлы гына озак еллар дәвамында Фәнис Хаҗипов хезмәт куя. Ул да җыенда мәктәп тормышы белән таныштырып чыгыш ясады. Уку йортында 24 укучы белем алуын әйтте.

Муса Исхаков җирлектә яшәүчеләрнең  күп итеп мал асрауларын хәбәр итте, ит-сөт сатып, гаилә бюджетларын ныгытулары хакында сөйләде.

Чынлап та, зур булмаган өч авылда 400 башка якын мөгезле эре терлек бар икән. Шуларның 176 сы – савым сыерлары. Моңа өстәп, крестьян-фермер хуҗалыкларында 68 баш мөгезле эре терлек һәм 31 баш ат асрала икән.

Халык ел дәвамында 470 тоннага якын сөт саткан. Бу бик күп. Сөт сатудан 10 миллион сумга якын акча эшләгән алар.

Шөкер, бу яктагы халыкка эш урыннары җитәрлек. Чаллы сөтчелек комплексында бүген 66 кеше хезмәт куя. Эш урыннары әле дә бар, диләр. Бибай Чаллысындагы мөгезле эре терлек симертү фермасында  6 кеше эшли.

Җирлектә туып үскән өч егет – Илнур Җамалиев, Марат Вафин, Фирдүс Гыйниятуллин Россия армиясендә  хезмәт итәләр. Алардан хәрби бурычларын әйбәт үтәүләре турында туганнарына хатлар, хәбәрләр килеп тора икән. Ә Илнар Гадиев яңарак кына солдат хезмәтен тутырып туган авылына кайткан.

Җирлек башлыгы үз чыгышында өч авыл халкына да үзара салымны яз айларында ук тулысынча түләп куйганнары өчен рәхмәтләр белдерде. Нәтиҗәдә үзара салым акчасына һәм хөкүмәттән кайткан субсидиягә планлаштырылган барлык эшләр дә башкарылган.

Әйтик, берничә урамга ком-таш ташып җәелгән, халыкны су белән тәэмин итү, кичен урамнарны яктырту, чүп контейнерлары өчен мәйданчыклар ясау кебек планга кертелгән эшләр башкарылган.

Район башлыгы Александр Никошин, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, куркыныч вирустан үзләрен сакларга, вакцинация һәм ревакцинация үткәрергә чакырды. Ул шулай ук хөкүмәттән каралган төрле субсидияләрдән активрак файдаланырга киңәш итте.

Равиль Кузюров, халыкка мөрәҗәгать итеп, урманнарны сакларга, экологиябезгә игътибарлы булырга өндәде.

Җыен ахырында авылларның актив кешеләренә, юбилярларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

Үргәгар – бик бай тарихлы авыл. Кайвакыт: “Әлки бит үзенчәлекле район, анда елгалар да үргә таба ага”, дигәнне ишетергә туры килгәли. Бу инде  Үргәгар авылының атамасына  ишарәләүдер.

Бөтен Спас уездына, Казан губернасында даны таралган Зариф үрәтник та бит Үргәгар авылыннан булган. Бу авылда Татарстан АССРда 20 ел дәвамында (1961-1981 еллар) прокурор булып торган Һидият Хәлиулла улы Хәмидуллин туган. Шушы авылда туып үскән Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое  исеменә лаек булган.

Үргәгар тагын бер ягы белән бөтен Татарстанга билгеле – биредә 120 ел элек салынган мәчет эшли. Аның манарасы атеизм чорында да киселмәгән, ишекләренә йозак салынмаган. Татарстанда андый мәчетләр берничә генә, алары да шәһәрләрдә.

Менә шундый данлыклы авыл бүген ничек яшәп ята икән?  Яңа Үргәгар авылында узган җыенда җирлек башлыгының 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында хисабыннан әлеге сорауга җавап алдык.

Биредә җыеннарда  һәрчак күп кеше катнаша, җыелыш барышында активлык күрсәтә. Әнә бүген дә клубның тамаша залын тутырып диярлек килгән алар. Билгеле инде, коронавируска каршы барлык таләпләр үтәлгән иде биредә.

Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов чыгышыннан күренгәнчә, авылдагы эшкә яраклы барлык кеше дә хезмәт белән мәшгуль. Андыйлар – 107 кеше. Күпләр “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә үзләренә эш урыннары тапкан. Бюджет оешмаларында, район үзәгендәге төрле предприятиеләрдә эшләүчеләр күп.

Авылда ике крестьян-фермер хуҗалыгы, биш кече ферма теркәлгән, Раил Сибгатуллин эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Әнвәр Рәхимҗанов җирлектә демографик хәл яхшы түгел, ди: 2020 елда бер бала туган,10 кеше үлгән, 2021 елда исә ике бала туган, 5 авылдашлары бакыйлыкка күчкән.

Әлеге җирлектә халык та бердәм, үзидарә белән аңлашып, киңәшләшеп эшли беләләр.

Җирлек шактый зур мәйданга җәелгән. Ул Иске һәм Яңа Үргәгар авылларын берләштерә. Өйләр биредә бик заманча итеп төзелгән, каралган. Авылның буеннан-буена диярлек асфальт юл салынган. Бу эш заманында бер авылдашлары ярдәме белән эшләнгән иде. Гомумән,  якташлары туган авылларын онытмый, кайгыртып яшиләр. Җирлектәге ике зират та тимер  рәшәткәләр белән тотып алынды, кирәк-ярак кую өчен кечерәк кенә корылмалар төзелде.

Җирлектә яшәүчеләр яз айларында ук үзара салым акчасын тулысы белән түләп куйган. Димәк, хөкүмәт ярдәме дә тиз кайткан, аңа җәй буе планлаштырылган хезмәтләр дә башкарылган. Авыл халкының салымнар буенча да бурычлары юк. Ут, су өчен түләүләр дә вакытында башкарыла.

Былтыр халыкның үзара салымы хисабына авылдагы һәйкәл яңартылган, кече ял паркы булдырылган, чишмәләрне төзекләндерү эшләре башланган.

Соңгы елларда Үргәгарда мал асраучылар арткан. Ит-сөт сатып, халык шактый керемле булып яши башлаган. Былтыр зур булмаган шул авыл халкы 4,5 миллион сумлык сөт саткан, 2020 елда да шуннан ким булмаган.

Рамил Фәттахов, Әсфән Сибгатуллин, Таһир Сәлахов берничә сыер асрап авылда иң күп сөт тапшыручылар исемлегендә. Рафаэль Нуруллин исә ит тапшыру буенча макталып эшли. Ит-сөтне кабул итүчеләр яхшы бәяләр тәкъдим итәләр.

Әнвәр Рәхимҗанов җыенда:

–Авыл ул безнең уртак йортыбыз. Аның тирә-ягын матурлап, тәртиптә тоту уртак бурычыбыз. Шуңа да өй тирәләребезне чиста, матур тотыйк, урам-тыкрыкларга тагын агачлар утыртыйк!–дип халыкка мөрәҗәгать итте.

Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов:

–Яңа Үргәгар авыл җирлеге район рейтингында алдынгы урында. Бу – үзидарә органының халык белән берлектә эшләвенең уңай нәтиҗәсе. Сезгә сәламәтлек телим, киләчәктә дә башкаларга үрнәк булыгыз,–диде.

Җыен ахырында авыл тормышында актив катнашканнарга, юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев