Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы авылында ифтар мәҗлесе үткәрелде

Ифтар мәҗлесләре уздыру – Изге Рамазан аеның иң күркәм күренешләренең берсе. Менә шундый мәҗлес Иске Чаллы авылында үткәрелде.

 Һәм беренче генә тапкыр түгел: биредә берничә ел инде ураза тотучы мөселманнар өчен табыннар әзерләү һәм сыйлау гадәте бар. Быелгы шундый мәҗлескә өч авыл халкын – Иске һәм Яңа Чаллыда, Бибайда яшәүчеләрне 18 апрельдә мәктәп бинасына чакырдылар.

Иске Чаллы имамы Рәхимҗан Бәдретдинов ифтар мәҗлесен башлап җибәрде һәм мәҗлестә катнашучыларны сәламләү өчен сүзне район башлыгы урынбасары Рәшит Билаловка бирде.

–Өч авыл мөселманнарын җыеп, аларны уртак табын артында очраштырып бик күркәм һәм мөһим эш башкарасыз. Ифтар мәҗлесен үткәрүгә өлеш керткән авылдашларыгызга, читтә яшәүче якташларыгызга афәрин дип әйтәсе килә. Бу егетләрнең тормышлары имин, эшләре һәрчак уң булсын дип телик. Табын артында утырган һәркемгә шулай ук Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, иминлек насыйп әйләсен, тоткан уразаларыгыз кабул булсын иде,–диде ул.

Аның теләкләренә Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаковы та кушылды һәм болай диде:

–Шөкер, өч авылыбызда да мәчетләребез эшли, аларда тәравих намазлары укыла. Мәчетләргә елдан ел күбрәк кеше тартыла, алар арасында яшьләр дә аз түгел. Һәркайсыгызга бәхетле тормыш, сәламәтлек насыйп булсын. Мин шулай ук үзләре дә ураза тотып, көне буе ризыксыз торуга карамастан, шундый мул сыйлы табыннар әзерләгәннәре өчен Иске Чаллы мәктәбе һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Кунакларның иң өлкәне Әхәт ага Садыйков һәм Исламия апа Закирова мәҗлестә катнашучылар исеменнән рәхмәт әйттеләр. Ә Ленар (Сөләйман) Ситдиков  ифтар кичәсен оештыручыларның берсе буларак чыгыш ясады. Яңа Чаллы имамы Габделхак Бәдретдинов һәм Бибай Чалысыннан Мансур хәзрәт Вәлиәхмәтов Коръәннән сурәләр укыдылар.

Азан әйтелгәннән соң кунаклар авыз ачтылар, аннары бергәләп намаз укыдылар. Шуннан соң мәҗлескә чакырылган кунаклар сыйлы табыннар артында озаклап аралашып-сөйләшеп утырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев