Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Сабантуенда Әлки районы аты өченче килде

 “Казан” ат –спорт комплексында Сабантуй уңаеннан үткән ярышларда “Хузангай” җәмгыяте аты финишка өченче булып килде.

   Орлов токымлы атлар өчен программада аерым чабыш оештырылган иде. Анда Әлки районы данын яклап Монте Кристо исемле “Хузангай” җәмгыяте юртагы катнашты. Юртак белән Габделәхәт Сәгыйтдинов идарә итте.

      Бу чабышта бездән тагын бер ат катнашты. Марат Гобәйдуллин идарә иткән Дилер исемле юртак җиденче булып килгән.

       Әлеге ат чабышларында 14 узыш үткәрелде. Ярышларны Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов та тамаша кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев