Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ХАЛЫК ҖЫРЧЫСЫ – РАЙОНЫБЫЗ ГОРУРЛЫГЫ

11 августта район мәдәният йортында якташыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин үзенең иҗатташлары белән бик затлы концерт күрсәтте. 


Мирсәет Сөнгатуллин татар халык җырларын башкаруы белән танылды. Ул халкыбызның милли музыкаль мирасын тор¬гызу өчен бик күп көч куя, халык иҗатының чын җәүһәрләре бул¬ган, күбесе оныты¬лган көйләрне табып, эшкәртеп, тамашачыга җиткерә. 
Ә бу концертта Мирсәет Сөнгатуллин якташлары хозурына күбрәк яңа җырлар, эстрада әсәрләре алып килгән иде. 
Мирсәет абыйны егет чагыннан бирле беләм. 80 нче елларда мин Казан дәүләт уни¬верситетында укыганда ул яңарак кына консер¬ватория тәмамлап, Муса Җәлил исемендәге опе¬ра һәм балет театрында эшли иде. Белгәнебезчә, җыр сәнгатенә ул урау юллар аша кил¬де. Туган авылы Татар Борнаенда мәктәпне тәмамлагач егет башта төзелешләрдә эшли, солдат хезмәтендә була. Аның табигый талан¬тын, җырга-моңга хи¬рыслыгын күреп алып, консерваториягә белем алырга чакыралар. 
Р е с п у б л и к а д а гына түгел, бөтен та¬тар дөньясына таны¬лган мәшһүр артист булуына карамастан, Мирсәет абый бик гади, ихлас кеше. Ул ту¬ган төбәген бик ярата, еш кайтып йөри, район хәлләре белән гел кы¬зыксынып тора. 
Менә 35 ел инде без Мирсәет абый белән аралашып яшибез. Мин аның Казанда да, үзебездә дә бер генә концертын да калдыр¬маска тырышам. 
Х ә т е р е м д ә , якташыбызның 60 яшьлеге уңаеннан үткәрелгән юби¬лей тамашасы Ка¬занда С.Сәйдәшев исемендәге Зур кон¬цертлар залында узды. Аны республика җитәкчеләре, танылган артистлар, компози¬торлар, шагыйрьләр котладылар. Без дә районнан зур деле¬гация булып бардык, сәхнәгә күтәрелеп җылы тәбрикләүләр ирештердек. “Бу бит безнең Әлки егете” дип, чын күңелдән горурла¬нып утырдык. 
Мирсәет абый җыр сәхнәсендә мода артыннан кумады. Әйткәнебезчә, ул иң җаваплы, иң катла¬улы юнәлештә эшли – халык җырларын та¬машачыга җиткерә. Мирсәет Сөнгатуллин 200 дән артык татар халык җырын туплап, альбом яздырды. Бу гаҗәеп зур һәм бәһасез хезмәт. Җырчының әлеге күпьеллык фи¬дакарь эше лаеклы бәяләнде – аның исеме Россия һәм Бөтендөнья рекордлар китаплары¬на кертелде. 
Яңа гына районда узган концертка улы Алмаз Сөнгатуллин да кайткан иде. Алмаз Мәскәү консервато¬риясен кызыл диплом белән тәмамлаган. Инде аспирантурада укуы да төгәлләнеп килә. Әлки тамашачы¬сы аны бик яратып кал¬ды. Милли җанлы, бик тыйнак һәм талантлы егет татарча да, русча да җырлар башкарды. Әле аның чит телләрдә оста җырлавын да беләбез. Бүген Алмаз Мәскәү опера театрын¬да эшли. 
Алмазның тавышы көчле, чын ирләрчә – көр һәм моңлы. Әле алга таба без бу талан¬тлы якташыбыз белән дә чын-чынлап горур¬ланырбыз. 
Мирсәет һәм Алмаз Сөнгатуллиннарның берлектә яздырган “Йөрәк моңы” дигән дисклары да дөнья күрде. 
Концертта та¬гын бер якташыбыз, төгәлрәге, Әлки килене Энҗе Шәймурзина да чыгыш ясады. Энҗе күп кенә җыр конкурсла¬ры җиңүчесе. Ул тыш¬кы кыяфәте белән дә, моңлы тавышы белән дә халкыбызның леген¬дар җырчысы Әлфия Авзалованы хәтерләтә. Энҗе Мирсәет Сөнгатуллинны үзенең укытучысы, остазы дип саный икән. 
Билгеле, концерт гел җырлардан гына тормады. Нәфис сүз остасы Рәфис Мотый¬гуллин бик мәгънәле шигырьләр укыды, көлдерде һәм уйлан¬дырды. Бик шәп кон¬ферансье икән үзе. 
Концерт барышын¬да район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Мирсәет Сөнгатуллинга Та¬тарстан Дәүләт Со¬веты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзала¬ган Рәхмәт хатын тап¬шырды. 
Халкыбызның та¬нылган җырчысы Мирсәет Сөнгатуллинга районыбыз данын юга¬ры күтәрүе, Әлкинең горурлыгы булып сәнгатькә хезмәт итүе өчен рәхмәт сүзләрен һәм чәчәк бәйләмнәрен авылдашы Саҗидә апа Шәйхетдинова (хәзер Түбән Әлкидә яши) һәм Татар Бор¬нае мәктәбе директоры Гөлүзә Минсәгыйрова ирештерделәр. Ә рай¬он мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина бездә үтүче күп төрле чара¬ларда үзенең моңлы җырлары белән кат¬нашуы өчен Мирсәет Сөнгатуллинга ихлас рәхмәтләрен җиткерде. 
Концертта булган һәркем бу тамаша¬дан зур канәгатьләнү алгандыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Мирсәет Сөнгатуллин концертыннан өзек
Мирсәет Сөнгатуллин концерты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев