Коронавирус тагын ике әлкиленең гомерен өзде
Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә бүген сигез кеше пневмониядән дәвалана. Ике пациентның хәле авыр дип бәяләнә.
Баш табиб Светлана Одушкина әйтүенчә, соңгы вакытта ковид тагын ике әлкиленең гомерен өзгән. Аларның берсе – Алпарда яшәгән өлкән яшьтәге әби Казан хастаханәсендә үлгән. Түбән Әлморзада пропискада булган урта яшьләрдәге ир-ат Димитровград шәһәренедә вафат булган.
Пандемия башланганнан бирле районда 50 кешенең бу авыруны йоктыруы лаборатор төстә расланган.
Районда 2098 кеше коронавирустан прививка ясаткан.
Шуны да искәртик: кичә район үзәк хастаханәсенә ковидка каршы 300 доза яңа партия вакцина кайткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев