Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валентин Льдинов: Краннан саф, чиста су акканны күрергә хыялланам

Краннан аккан су эчәрлек түгел

–Түбән Колчуринода үткән халык җыены турындагы мәкаләне укыдым әле. Аякларым бик сызлый, шунлыктан беркая да чыгып йөрмим. Әмма авылым өчен бик борчылам. Менә газетага язганнар, эчә торган су белән тәэмин итүдәге проблеманы бары су трассасын алыштырып кыга хәл итеп була, дигәннәр. Мин 1974 елдан 2002 елга кадәр башняга су тутырып тордым, шуңа күрә су челтәренең нинди хәлдә икәнлеген яхшы беләм. Минемчә, авылның югары башында яңа свкажина казырга кирәк. Краннан аккан су эчәрлек түгел. Хатыным Елена Григорьевна бездән 300 метр ераклыктагы чишмәгә суга йөри. Кайчак арба белән, хәзер инде чанага биш литрлы савытлар куеп бара ул анда. Авылыбызга чиста су кирәк. Мин инде яшь түгел, әмма краннан саф, чиста су акканны күрергә хыялланам. Әлегә исә аннан болганчык сыеклык кына ага.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев