Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кукуруз суктыра башладылар

Хуҗалыкларда бөртек өчен үстерелгән кукурузны суктыруга керештеләр.

Хуҗалыкларда бөртек өчен үстерелгән кукурузны суктыруга керештеләр. Әлеге культура районда 5581 гектар мәйдан били. Шуның 807 гектарыннан җыелган массаны, маллар өчен азык хәзерләү максатыннан, силоска салдылар. Калган 4774 гектар мәйдан уңышы бөртек буларак җыеп алыначак.
Кукуруз урагына беренчеләрдән булып “Востокзернопродукт”ның “Тахтала” отряды механизаторлары кереште. “Кырлар патшасы” биредә 581 гектар мәйдан били. Комбайнчылар шушы мәйданның 431 гектарыннан уңышны җыеп та алдылар инде. Җәйнең эссе, яңгырсыз булуы үзенекен иткән: кырларда барлык агрочаралар кулланылуга карамастан, су яратучы кукуруз бик авырлык белән үскән. Шуңа күрә уңыш та бер гектардан 29 центнер гына тәшкил итә.
Кукуруз суктыруга “Борискино” отрядында да керештеләр. Биредә аны 474 гектарда чәчкән иделәр. Бу мәйданның 167 гектарыннан бөртекләрне суктырып алдылар инде. Нәтиҗәдә тулаем 322 тонна кукуруз бөртеге җыеп алынган. 
Кукуруз суктыруга шушы көннәрдә “Хузангай” җәмгыяте комбайнчылары да керешәчәк. Биредә бөртек өчен кукуруз мәйданы 510 гектар тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев