Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки артистларын - Төркиягә концерт белән

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә Төркиянең Измир шәһәреннән тюрколог  Галия Сәйфетдинова кунакка килде.

Узган ел  галимә Төркиянең Гөрсу авылы турында видеоязма әзерләгән иде. Ул “Безнең кавем” татар мәдәнияте үзәкләре фестивалендә беренче урынны алды. Галимә Галия Сәйфетдиновага диплом һәм бүләкләрен тапшырдык. Быел октябрь аенда узачак “Безнең кавем” фестивалендә катнашырга әзерләнүен җиткерде. Галия Сәйфетдинова тумышы белән Казаннан. Менә инде 6 ел Төркиядә яши, Әгәй университетында докторлык диссертация яза. Һәм югары уку йортында укыта да. 
Кунак Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге белән танышты. Сәүдәгәрләр музеена куелган милли хәзинәләрне, аеруча Төркиядә яшәүче татарлар белән бәйле экспонатларны карады. Тюрколог Сәгадәт Чагатай  турында сүз чыккач, “Сәгадәт Чагатай абруйлы галимә, без аның китаплары аша тюркология фәнен өйрәнәбез”, диде. Төркиядә яшәүче татарлар, аеруча Гөрсу авылы турында сөйләде. Гөрсу авылы Измир шәһәреннән ерак түгел. Сезне кунакка көтәләр, диде.
Төркиядә яшәүче татарларга Әлфия Авзалова турында, “Без туганбыз Әлкидә”дигән китаплар, Нәҗип Нәккашның улы Назыйм Исмәгыйлев тарафыннан иҗат ителгән Габдулла Тукай портретын бүләк иттем. Киләчәктә Төркиянең Измир шәһәрендә Әлки районында туып үскән артистларның концертларын оештыру турында да фикер алыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев