Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасына языл һәм бензинлы чапкыч-триммер от

​​​​​​​“Әлки хәбәрләре” газетасына быелның икенче яртыеллыгына 1845 кеше язылган.

 

Район почта эшкәртү һәм ташу цехы җитәкчесе Замир Зарипов әйтүенчә, ташламалы язылу ункөнлегендә район газетасына подписка рәсмиләштерү аеруча актив барган. Газетага яздыру кампаниясе Түбән Кәчи, Иске Салман авыл җирлекләрендә бигрәк тә әйбәт оештырылган. Биредә халыкның 70 проценты инде җирле басмага язылырга өлгергән.

Бу язылу чорында да әбүнәчеләр арасында саллы призлар уйнатыла. Районыбызның уңышлы эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов әлеге акция өчен бүләкләр сатып алуда редакциягә матди ярдәм күрсәтте. 2021 елның икенче яртысына район газетасына язылып, сез бензинлы чапкыч-триммер, бакча арбасы, җыела-сузыла торган су шлангысы, көрәк, тырма кебек эш кораллары ота аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев