Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре”нә язылмый калмагыз

2022 елның беренче яртыеллыгына район газетасы “Әлки хәбәрләре”нә язылу дәвам итә. 

Бүгенгә безнең газетага 2344 кеше язылган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда әлегә язылучыларыбыз саны 500 гә кимрәк. Әмма, шулай булса да, язылу кампаниясе тәмамланганчы районның бердәнбер рәсми мәгълүмат чарасы булган “Әлки хәбәрләре” газетасына узган яртыеллыктагыдан да кимрәк кеше язылмас, дип ышанасы килә. 
Үз чиратыбызда без, редакция хезмәткәрләре, укучыларыбызга район тормышында булган кызыклы вакыйгалар, Әлки ягының уңган-булган кешеләре турында даими сөйләп торырга, кирәкле һәм файдалы мәгълүмат җиткереп барырга тырышабыз. 
Һәр елдагыча, “Әлки хәбәрләре” үз укучылары арасында бүләкләр уйнатачак. Елның икенче яртысына язылу чорында, алда җәй айлары булуны исәпкә алып, без бензин белән эшләүче үлән чапкыч-триммер уйнаткан идек. Аны – төп призыбызны Иске Тахталыда яшәүче Валентина Шивякова отты. Бу юлы исә төп призыбыз – бензинлы пычкы. Шулай ук йорт җирендә кирәге чыгардай башка бүләкләр дә уйнатыла (тулырак мәгълүмат газетабызның 1 нче битендә).
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте дә үз канаты астында чыгучы ким дигәндә бер газетага һәм бер журналга язылучылар арасында кыйммәтле призлар уйната (алар турында газетаның “Атна вакыйгалары” кушымтасында язылган). Бүләкләр арасында шифаханәгә ике юллама, кар кыра торган җайланма, телевизор һәм башкалар бар. Үзебезнең “Әлки хәбәрләре” дә шул исемлектә. 
Район газетасы редакциясе почта хезмәткәрләре арасында да матбугатка яздыру чорында бик әйбәт эшләүчеләрне ачыклаячак. “Әлки хәбәрләре”нә яздыру буенча иң әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән почтальонннарны саллы бүләкләр көтә.
Азат Низамиев,
«Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев