Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки кызы Илүзәне Мәскәүгә су полосы тренировкалары үтәргә чакырдылар

Россия Спорт министрлыгының “Россия җыелма командалары спорт әзерлеге үзәге”  карары белән Әлки кызы Илүзә Хәйруллина Мәскәүгә тренировкалар үтәргә чакырылды.

 

Илүзә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең  8 сыйныфында укый. Ул берничә ел инде “Ләйсән” йөзү бассейнында “Актай” командасы составында су полосы белән шөгыльләнә.

Россия турнирларында катнашып, Илүзә үзен өметле яшь спортчы итеп күрсәтте. Аның тренеры – Александр Георгадзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев